Месяц: Ноябрь 2013

Гөбәдия

Май, шикәр салып изгән әче камырны ике өлешкә бүләләр. Берсен җәеп майлы табага салалар, өстен майлыйлар. Камыр өстенә таралып торган бүрттергән дөге, аннары корт, вак кына туралган йомырка, йөзем салалар. Read more

Коймак

Аз гына суга яисә сөткә тоз, шикәр комы салып, чүпрә өстәп болгаталар да сөзәләр, шуңа 35-40 градуска кадәр җылыткан су яки сөт кушалар. Он, йомырка салып, бертөрле массага әверелгәнче туглыйлар, Read more

Кәбестә бөккәне.

Әче камырны 45г лы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр дә җәймә җәяләр. Җәймәнең уртасына эч салып,  ярым ай рәвешендә кырыйларын чеметеп сырлап чыгалар. Ясап бетергәч, бөккәнне әзрәк кабарталар, аннары өстенә йомырка сөртәләр. Read more

Кыстыбый

Төче камыр басып 75 г лы кисәкләргә бүләләр һәм җәеп кызган табада баштан бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алалар. Җәймәнең яртысына бәрәңге боламыгы ягалар да икенче яртысы белән каплыйлар. Read more

Өчпочмак

Башта камырны 50 г лы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр, аннары җәяләр. Җәймәләр уртасына әзерләнгән эчне салалар, камырның кырыйларын 3 җирдән күтәреп, чеметеп куялар, уртасын азрак ачык калдыралар. Ясаган өчпочмакларны майлы табага Read more

Вак бәлеш.

Әче камыр әзерләп 90г чамасы кисәкләргә бүләләр һәм чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәяләр. Бәлеш эче өчен дөге бүрттереп саркыталар. Чи итне вак итеп турыйлар, бүрттергән дөге, вак итеп туралган суган, Read more

Җиңелчә салат.

Бер үк күләмдә кыздырылган бәрәңге, пешкән казылык, чи кишер һәм чөгендер, кәбестә, консерваланган яшел борчак, майонез.    Яшелчәләрне саламлап турап, барысын бергә майонез белән болгатырга. Read more

Балыклы бәрәңге винегреты.

500г пешкән бәрәңге, 100г башлы суган, 2-3 пешкән йомырка, 100-150г сельд балыгы, 20г томатлы соус, көнбагыш мае, тоз, борыч.    Пешкән бәрәңгене әрчеп, урман чикләвеге эрелегендә итеп шакмаклап турыйлар. Чистартып Read more

Бәлеш.

Төче камыр әзерләп, аны ике өлешкә бүләләр. Камырның зуррак өлешен 4-5мм калынлыгында җәяләр дә майлы табага салалар, уртасына бәлешнең эчен салалар. Аннары камырның кечерәк өлешен җәеп өстенә ябалар, кырыйларын чеметеп Read more

Кызартып пешергән бәрәңге.

Бәрәңгене әрчеп югач, урталай ярып, киселгән ягы белән кызган майлы табага тезәләр, өстенә тоз сибеп, духовкага куялар. Мичтә бәрәңгенең бөтен ягы кызарып пешә. Табынга кайнар килеш чыгаралар.   Read more