Месяц: Декабрь 2013

«Балыклы күл» салаты

Чистартылган тозлы сельд балыгын ваклап турарга, 2 алма, пешкән 2 кишер, пешкән бер чөгендер, пешкән 2 бәрәңге, 1 тозлы кыярны турап кушарга да, майонез салып яхшылап болгатырга.   Read more

Кукурузлы салат

Зур савытка катламлап салырга: 2 стакан пешкән дөге, ваклап туралган пешкән тавык ите (тиресеннән башка), ваклап туралган суган, тоз, 1 банка косерваланган гөмбә, 1 банка кукуруз, һәр катны майонез белән Read more

Бавырсак

Сөткә йомырка сытып, май, шикәр комы өстәп изгән әче камырны 100-150г лы кисәкләргә, бүлеп бармак калынлыгында баусыман тәгәрәтәләр һәм урман чикләвеге кадәр турыйлар. Аннары кайнап торган майга салалар, болгата-болгата кызарганчы Read more

Кош теле

Йомырка сытып күпертәләр дә, сөт, тоз өстәп, он салып катырак итеп камыр басалар һәм 1,5 мм калынлыгында җәяләр, һәр җәемне башта — тасмасыман, аннары кыек шакмаклап кисәләр. Аларны кайнап торган Read more

Чәкчәк

Катырак итеп басылган татлы камырны кисәкләргә бүләләр һәм бер сантиметр калынлыкта бау сыман итеп тәгәрәтәләр, аннары вак кына турыйлар, кайнап торган майда саргыт төскә кергәнче болгата-болгата пешерәләр. Балга шикәр комы салып Read more

Балан бәлеше

Баланны чистартып юалар, азрак су, шикәр комы салып пешереп алалар. Балан куе кызыл, әчкелтем баллы булып пешә. Суынган баланны манный ярмасы һәм кесәл кушып, бәлеш эченә салалар. Бәлешне башка җиләк-җимеш Read more