Алтын урда мәдәнияте

Алтын Урда мәдәнияте формалашуның үзенчәлекләре һәм аңа хас сыйфатлар Алтын Урда урта гасырларда матди, рухи культура һәм цивилизация нык үскән дәүләтләр исәбенә керә. Һәм бу хәл очраклы түгел.

Үзәкләштерелгән дәүләт, күп санлы шәһәрләр, тышкы дөнья белән тыгыз сәүдә элемтәләре мәдәният үсеше өчен Алтын Урдада уңай шартлар тудыра. Алтын Урданың күп хакимнәре үз тирәсенә ерак илләрдән зур галимнәрне, дин белгечләрен, шагыйрьләрне, гыйлем ияләрен җәлеп итәргә омтылганнар, аларга ярдәм иткәннәр. Җучи дәүләте хакимнәре Бәркә, Үзбәк һәм Җанбәк ханнар нәкъ шундый булганнару Бу хакта аларның замандашларының дәлилләре дә бар. “Бәркә үз халкы арасында ислам дине тарата, үз биләмәләренең барысында да мәчетләр һәм көллиятләр төзи башлый, галимнәрне һәм закон белгечләрен үзенә якынайта, алар белән дуслаша”, шуның белән үзенә ихтирам казана.

Үзбәк хан Сарай шәһәрендә “фән өчен мәдрәсә төзи, (чөнки) ул фәнгә һәм фән кешеләренә бик тугрылыклы” була. Җанбәк “галимнәргә, белемнәре, суфыйлыгы һәм диндарлыгы белән аерылып торган һәркемгә зур ихтирам күрсәткән”. Моннан кала, Алтын Урда яулап алган һәм буйсындырган җирләрнең мөмкинлекләре дә мәдәният үсеше өчен файдаланылган.

Алтын Урданың шәһәр культурасы — монголлар буйсындырган төрле-төрле илләр осталары-һөнәрчеләре туплаган традицияләр кушылмасы. Анда Кытай һәм Урта Азия сәнгате үзенчәлекләре, Үзәк Азиядән, Кавказдан, Русьтан үзләштерелгән йорт төзелеше элементлары, Кырым, Харәзем, Идел Болгары һөнәр традицияләре бар. Әйтик, Бөек ефәк юлы һәм Кытай цивилизациясенең төп казанышлары Урда шәһәрләренә дә бик җиңел үтеп керә. Казу эшләре алып барганда археологлар Кытай көзгеләре, ефәк, фарфор савыт-саба, кош һәм аждаһа сурәтләре төшререлгән сөяк әйберләр, чуен казаннар һ. б. табалар.

Алтын Урда шәһәрләре. Бүгенге көндә Алтын Урданың 100 дән артык шәһәре билгеле. Сарай, Сарай әл-Җәдид, Кырым (Сөлхәт) аларның иң зурларыннан саналган.

Шәһәрләрнең бер өлеше Урта Идел буе, Кырым, Харәземның игенчелек белән шөгыльләнүче өлкәләрендә урнашкан. Аларның кайберләре, бигрәк тә болгар шәһәрләре, монгол сугышлары вакытында нык зарарлана, ләкин Үзбәк хан чорында кабат күтәрелеп китә. Шәһәрләрнең күп өлеше, ханнар әмере белән, үз олысларының куәтен һәм оешканлыгын күрсәтер өчен далаларда, буш урыннарда калкып чыга.

XIII гасыр уртасында Бату хан беренче башкалага — Сарайга яисә Сарай-әл Мәһрусага (ягъни Ходай тарафыннан саклана торган Сарайга) нигез сала. (Хәзер аның мәһабәт җимерекләре Түбән Иделдә, Әстерхан өлкәсенең Харәбәле районында урнашкан.) Ул бик зур шәһәр булган, зурлыгы белән замандашларын таң калдырган.

IX гасыр гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута, шәһәрдә булып киткәч, болай дип язган: “Сарай шәһәре — аеруча нур, тигез җирдә урнашкан, халкы тулып торган, матур- матур базарлы һәм киң урамлы гүзәл шәһәр. Бервакыт мимң бер олуг кешесе белән без, атка атланып, шәһәрне әйләнеп чыгарга ниятләдек һәм зурлыгын белергә теләдек. Без шәһәрнең бер читендә яши идек, аннан иртән чыгып киттек, ә икенче читенә төштән соң гына барып ж,иттек… Бервакыт без аны иңләргә дә теләдек һәм ярты көннән соң гына әйләнеп кайттык. Бу шәһәр урамнары тоташ йортлардан гына тора, анда буш урыннар һәм бакчалар бер дә юк. Шәһәрдә җамигъ гыйбадәте өчен 13 мәчет бар… Аннан кала башка мәчетләр дә гадәттән тыш күп. Ибне Баттута һич тә арттырып язмаган. Чыннан да, шәһәр бик зур мәйдан (якынча 10 квадрат километр) алып торган. Аның хәрабәләрен әйләнеп чыгар өчен хәзер дә бер көнгә якын вакыт кирәк.

Сарайда 75 мең чамасы кеше яшәгән. Алар арасында монголлар, кыпчаклар, аланнар, черкеслар, руслар, византиялеләр булган. Ибне Баттута: “Һәр халык үз җирендә аерым яши; анда аларның базарлары бар”, — дип яза.

Урта гасыр шәһәрләре, бигрәк тә Көнбатыш Европаныкылар арасында Сарай үзенең югары дәрәҗәдәге төзеклеге, уңайлыклары белән аерылып торган. Монда керамик торбалардан суүткәргечләр һәм канализация системалары эшләнгән булган. Шәһәр кешеләре эчәр өчен суны арыклар белән тоташтырылган чыганаклардан килгән фонтаннардан алганнар.

Матур сарайлар һәм җәмәгать биналары — яндырылган кирпечтән, ә гади кешеләр йортлары чи кирпечтән һәм агачтан салынган. Бай йортларда бүлмәләр эссе һава белән җылытылган. Ул, мичтән чыгып, идән астында урнашкан төтен юллары аша йөргән. Диварлар буенда җылы суфа — ятаклар куелган. Еш кына биналар эчендә агымсулы бассейннар ясалган. Биналар таштан яисә балчыктан сырлап ясалган бизәкләр, балчык плитәләр белән матурланганы

Сарайда бай йортлар күп булган. Аларның кайберләре XVI гасырга кадәр, Мәскәүнең Федор патшасы аларны җимереп, “Әстерхан шәһәрен ясарга” әмер биргәнгә кадәр, беренчел хәлендә сакланып калган.

Сарай шулай ук эре һөнәрчелек үзәге дә булган. Шәһәрдә чүлмәкчеләр, металлурглар, ювелирлар зур кварталлар алып торганнар. Савыт-саба, төрле архитектура детальләре эшләүче остаханәләр гөрләп эшләгән. Алар янәшәсендәге гади йортларда — һөнәрчеләр, ә землянкаларда барча байлыкны үз куллары белән булдыручы коллар яшәгән. Аларның йортлары җылытылмаган, салкыннар җиткәч, анда бары тик учаклар һәм мангаллар гына ягылган.

Алтын Урданың икенче башкаласы — Сарай эл- Җәдит (яки Яңа Сарай) алтмыш елдан бераз гына артык яшәгән. Ул шәһәргә XIV гасырда Үзбәк хан нигез салган, ә 1395 елда Тимер гаскәрләре аны җимереп ташлаганнар.

Яңа Сарай уннарча мәчетләре, шау-шулы базарлары белән дан тоткан. Ул базарларда бик күп якын һәм ерак илләр сәүдәгәрләрен очратырга мөмкин булган. Базарлар урынында әле бүген дә җир өстенә сибелеп яткан дистәләрчә, йөзләрчә металл акча табып була. Күп санлы остаханәләрдә һөнәрчеләр эшләгән. Матур бизәлешле биналар калкып торган. Бай кешеләрнең йорт диварлары балчык плитәләр белән капланган булган. Ул плитәләр эре-эре яфраклар һәм үрмәләп үскән чәчәкләр төшкән төрле төстәге ялтыравык сурәтләр белән бизәлгән. Диварларда зәңгәр фонга ак буяу белән язылган гарәп язмалары еш очраган. Урамнар буйлап арыклар ясалган, аларга су ясалма сулыкларга яисә коеларга тоташкан каналлар челтәреннән килгән. Археологлар җир астында агач кәүсәләрен чокып ясалган торбалардан торган дренаж системасы да тапканнар. Ул җир асты суларын читкә агызу өчен файдаланылган.

Әһәмияте, халык саны һәм байлыгы ягыннан Алтын Урданың өченче шәһәре Кырым булган. Ул Кырым ярымутравының үзәгендә салынган. Ярымутрауның коньяк яры буенда Генуядан һәм Венгриядән килгән грек, әрмән, итальян сәүдәгәрләре яшәгән. Кырым шәһәре ярымутрауның (яисә генуялылар әйткәнчә — Солхөт) административ һәм икътисади үзәгенә әверелү Генуя белән сәүдәнең бик нык үсеп китүенә бәйләнгән. Ку Үзбәк хан идарәсе чорына туры килә. Кырымның иң матур биналарының берсе — Үзбәк хан мәдрәсәсе Пула. Аның янәшәсендә фонтан атып торган, аңа су керамик торбалар буйлап якындагы тау сыртында урнашкан чыганактан агып килгән.

Исемнәре еракка таралган шәһәрләр арасында тагын Xаҗитархан (хәзерге Әстерхан), Аккирмэн (хәзерге Белгород), Мокша (Пенза өлкәсендә), (Ставрополь краенда) һәм башкалар бар. Алар барысы да XIV гасырда нык үсеп китәләр һәм асылда XV гасырның беренче яртысында яшәүдән туктыйлар.

Шәһәр культурасы. Шәһәр культурасының үзәге Алтын Урданың башкаласы була. Бәркә хан чорында ук Сарай “фән үзәге һәм рәхәтлек чыганагы булып җитешә, кыска вакыт эчендә анда мактаулы галимнәр, атаклы телчеләр, осталар һәм башка бик күп атказанган кешеләрдән торган шактый күп санлы һәм көчле бер төркем җыела” (Ибне Гарәпшаһ).

Сарайда гына түгел, илнең башка шәһәрләрендә дә төрле уку йортларының киң челтәре формалаша. Биредә күренекле дин тәгълиматчылары, галимнәр һәм язучылар, шул исәптән мөселман Көнчыгышының данлы үзәкләреннән килгән кешеләр укыткан. Әйтик, Болгарда зур дин эшлеклеләре — Гянҗә (Азәрбайҗан) кешесе Хуҗа Хәсән ибне-Госман әл-Болгари, Ираннан качып киткән Әбу-Мохтар ибне-Мәхмут әл-Казвини, Фир- ганәдән килгән Госам ибне-Малик әл-Мәргиани һәм башкалар озак яшиләр.

Күп галимнәр һәм шагыйрьләр берничә тел беләләр, әсәрләрен төрки, гарәп, фарсы телләрендә язалар. Ләкин язма мәдәният, нигездә, хәзерге татар теленә якын торган кыпчак телендә үсеш ала. Рәсми хан ярлыклары, Алтын Урда әдәбиятының иң гүзәл әсәрләре — Котбның “Хөсрәу вә Ширин» (1342), Мәхмут Болгариның “Нәһҗел-фәрадис” (1358), Хисам Кятибнең “Җөмҗөмә солтан’’ (1369), Сәйф Сарайның “Гөлестан бит-төрки” (1391) әсәрләре шушы телдә язылган.

Язуда гарәп әлифбасы кулланылган. Җәмәгать биналарының иң күзгә ташлана торган урыннары — гөмбәзләре, биек порталлары һәм ишекләре матур-матур язмалар — Коръәннән хикмәтле өземтәләр, көнчыгыш шагыйрьләре шигырьләре белән бизәлгән. Халык кәгазьгә металл каләмнәр белән язган. Савыт-сабада, бизәнү, көнкүреш әйберләрендә төрле хикмәтле язмалар күп булган. Гади халык арасында укый-яза белү киң таралган.

Алтын Урдада мәдәният чәчәк аткан чор озакка сузылмый. XIV гасырның икенче яртысында башланган дәүләт кризисына бәйле буларак, ул таркалуга йөз тота.

Җәмгыятьнең укымышлы вәкилләренең күпчелеге илне ташлап китә. Ислам фәне һәм мәдәниятенең үзәге Якын Көнчыгышка күчә.

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий