Алтын Урданың таркалуы

Илнең таркала башлавы. Үзбәк ханның утыз еллык идарәсе вакытында чәчәк аткан Алтын Урда, идарә башына Җанбәк (1342—1357) утыргач, акрлнлап таркалуга таба бара. Бу вакытта илнең Польша Литва, Италиянең Кырымдагы биләмәләре белән бәрелешләре була. Җучи токымы әгъзалары үз олысларының мөстәкыйльлеге өчен ханга каршы көрәш башлыйлар, үзара да тату тормыйлар. Әйтик, көнчыгыш олысның Зәңгәр Урда хакиме улы Мөбәрәк Хуҗа үзен бәйсез хан дип игълан итә хәтта Сыгнак шәһәрендә үз акчасын да суга башлый.

Җучи олысындагы сәяси кризис 1346 елда Кытайдан кергән коточкыч чума авыруы шартларында бара. Бу авыру, бөтен Европа аша узып, миллионарча кешенең гомерен өзә. Аннан Дәште Кыпчак (түбән Ядел кыпчак далалары), Кырым, Идел буе халыклары аеруча зур зарар күрә. Бер Кырымда гына да чумадан 85 мең кеше һәлак була. Бу бәхетсезлектән соң Алтын Урда бик озак аякка баса алмый. Ул, Кавказда сугыш башлап, Алтын Урдага Азербайҗанны куша, ләкин тиздән (1357 елда), астыртын гына сүз куешып, аны үтереп ташлыйлар.

Тәхеткә Бирдебәк хан утыра. Ул үзенең туганнарына карата зур шәфкатьсезлеге белән аерылып тора, аларның күбесен үтереп бетерә. Бәрдәбәк ике ел гына идарә итеп кала. Шул арада да ул, әле генә кулга төшкән Азәрбайҗанны югалтып, Кырымдагы Венеция сәүдәгәрләре белән яхшы мөнәсәбәтләрне бозып өлгерә. Бәрдәбәк тә, үз чиратында, астыртын көрәш нәтиҗәсендә үтерелә.

“Бөек чуалыш”. Җучилылар дәүләтенең көчсезләнүе. Алтын Урда тарихында тәхет өчен канкойгыч көрәш чоры башлана. Бирдебәк үлеменнән соң тәхеткә 1379 елда Туктамыш хан утырганчыга кадәр, ягъни 20 ел эчендә Урдада 25 хан алмашына. Шушы еллар буена феодаль төркемнәр арасында тәхет өчен кискен көрәш бара.

Сарайдагы үзәк идарә һәм дәүләт чигендәге җирләр арасындагы элемтә шул тикле бозыла ки, урындагы феодаллар ханнан бәйсез яшәр өчен мөстәкыйль биләмәләр булдырырга омтылалар. Һәм бу барып та чыга. Әйтик, 1361 елда кенәз Булат Тимер “Болгарны һәм Идел буендагы барча шәһәрне һәм олысларны ала, бөтен Идел (сәүдә) юлын тартып ала”. Ул да үз акчасын суга. Шулай итеп, Болгар кенәзлегенең бәйсезлеге торгызыла. Камадагы Җүкәтау кенәзлеге дә нәкъ шул чорда аерылып чыккан, күрәсең. Сигез бәй һәм Тугай да Мохша шәһәрен (хәзерге Пенза өлкәсе территориясе) үзәк итеп алып, Урта Иделдә Наровчатов кенәзлеген төзергә омтылалар.

Шундый ук яңа дәүләти берләшмәләр Җучи Олысының башка өлкәләрендә дә төзелә. Хуҗа-Черкес исемле феодал да “Әстерхан тирәләрен кулга төшерә” һәм Әстерхан олысы хакименә әверелә. Алтын Урдадан көнчыгышта Харәзем, Зәңгәр Урда да аерылып чыга.

Болар барысы да җучилар дәүләтен какшата. Сарай яулап алынган җирләр һәм халыклар өстеннән хакимлеген бөтенләй югалта. Рус кенәзлекләренең дә Алтын Урдага бәйлелеге йомшара. 1374 елда Мәскәү-Владимир кенәзе Дмитрий Донской аңа ясак түләүдән туктый. Яңа шартлардан файдаланып, рус елга юлбасарлары яклаучысыз калган Идел шәһәрләренә — Болгар, Җүкәтау, Кашан, Казанга — талау һөҗүмнәре оештыра башлыйлар. Бу шәһәрләр дә Алтын Урдага формаль рәвештә генә буйсынып торган була.

Ханнар арасында бертуктаусыз барган көрәш шартларында инде вафат булган Бирдебәк ханның кияве Мамайның хакимлеге көчәя. Чыңгыз хан нәселеннән чыкмаган Мамайның тәхеткә утырырга хакы булмый. Шуңа күрә ул дәүләт белән Бату токымыннан чыккан кешеләр ярдәме белән идарә итә. Мамай Төньяк Кавказны һәм Әстерхан олысын янә үзенә буйсындыруга ирешә. Аннары ул рус кенәзлекләрен дә Урдага яңадан буйсындыру эшен башлый. Ләкин аның гаскәре 1380 елда Куликово кырында Дмитрий Донскойның берләштерелгән гаскәре тарафыннан тар-мар ителә.

Туктамыш хан һәм аның идарәсе. Шул ук елны хан тәхетенә Урдада егерме ел дәвам иткән үзара ызгыш-талашны туктата алган Туктамыш утыртылган. Кыска гына вакытка булса да, ул Җучи Олысын берләштерә илган. Русь та Урдага кабат ясак түли башлаган.

Үзенең уңышлары белән Туктамыш күп яктан күренекле гаскәр башы, Урта Азиядә XIV гасырның икенче яртысында бик зур империя төзегән булдыклы дәүләт шмлеклесе Тимергә бурычлы булган. Чыңгыз токымыннан чыккан Туктамыш бераз вакыт Тимер янында яшеренеп торырга мәҗбүр була. Тимер аны бик хөрмәтләп кабул итә, үз биләмәләренең бер өлешен аңа бирә. Туктамыш, Тимер ярдәменә таянып, көндәшләре белән сугышларда уңышка ирешә. Ахыр чиктә ул Сарайга барын җитә һәм хан тәхетенә утыра.

Туктамыш баштарак үзенең химаячесенә тугрылык саклый. Ләкин, көч җыеп алгач, ул мөстәкыйль сәясәт булдырырга керешә һәм асылда Тимергә буйсынмый башлый.

Туктамышның сәясәтен аның даирәсендәгеләр хуплап бетерми. Хәтта аңа каршы заговор оештырыла, моның башында Туктамышның кияве Идегәй тора. Идегәй Тимер янына Урдага каршы сугыш коткысы салырга җибәрелгән була.

1391 елда Тимер Туктамышка каршы яуга чыга. Аның сугышчылары, Җаек елгасын кичеп, элеккеге Идел Болгары чикләренә килеп җитә һәм Кондырчы елгасы янында туктап кала. 18 июньдә коточкыч сугыш була. Ике як та бик зур югалту кичерә, 100 меңгә якын кеше сугыш кырында ятып кала. Туктамыш гаскәрләре тар-мар ителә, ләкин Тимер дә сугыштан хәлсезләнеп чыга. Ул баштагы уеннан кире кайта — Сарайга һәм Әстерханга яу белән барырга кыймый, башкаласы Сәмәркандка кайтып китә.

Туктамыш, Дәшти Кыпчакка кайткач, яңа яулар өчен көч җыярга керешә һәм беркадәр дәрәҗәдә Урданың бердәмлегенә ирешә. Ул хәтта Тимергә каршы Литва кенәзе белән союз төзи. Бу исә Урта Азия хакиме белән яңа бәрелешкә китерә.

1395 елда зур гаскәр белән Тимер Урда чикләренә килеп җитә һәм тиздән Терек елгасына барып чыга. Нәкъ шунда сугыш-кырылыш була, ул тагын Туктамыш армиясенең көчсезлеген күрсәтә. Аның ярты гаскәре диярлек юк ителә, икенче яртысы үз белдеге белән төньякка чигенә. Туктамыш үзе дә, сугыш кырын ташлап, Болгар ягына китеп бара. Тимер, аның артыннан куып барып, Үкәк шәһәре (хәзерге Саратов) янында Туктамыш гаскәрен бөтенләй тар-мар итә. Тимернең аерым отрядлары, Идел буйлап, Болгарга хәтле күтәреләләр. Шәһәр тагын талана һәм җимерелә.

Тимер шуннан соң Сарай әл-Җәдиткә әйләнеп кайта һәм гаскәрләрен Алтын Урданың көньяк-көнбатыш улусларына җибәрә. Күп шәһәрләр, шул исәптән Сарай, Әстерхан, Кырымның сәүдә үзәкләре тулысынча диярлек җимертелә, ә халкы үтерелә я коллыкка озатыла. “Дәштедә яшәүчеләр бөтенләй фәкыйрьлеккә, бөлгенлеккә төштеләр”, — дип яза шул заман кешесе. Кешеләр күпләп күрше-тирәгә, шул исәптән Литвага һәм Польшага китәләр. Халыкара сәүдә туктап кала, кәрван юллары бушый, шәһәрләрдә һөнәрчелек эшләре кискен кими.

1395 елгы хәвефтән соң Алтын Урда бердәм дәүләт буларак яшәүдән туктый. Аның җирендә бәйсез урдалар пәйда була. Кырымда — Туктамыш, Җаекта — Идегәй, Сарайда Куюрчак идарә итә. Алар арасында хакимлек һәм үз биләмәләрен күршеләре исәбенә арттырыр өчен көрәш кызып китә.

Тимер һәм Идегәй Туктамышка каршы чыгалар, ә ул, ярдәм сорап, Литва кенәзе Витовтка мөрәҗәгать итә. 1399 елның 12 августында дошманлашкан якларның гаскәрләре Ворскла елгасы янында очраша. Бу каты сугышта берләшкән литва-урда гаскәрләре җиңелүгә дучар була.

Соңгы берләшүдән — тулысынча таркалуга. Алтын Урдада Тимер Котлыгъның позициясе ныгый, ләкин ул тиздән үлеп китә. “Урдадагы барча кенәзләр өстеннән кенәз” булып Идегәй кала. (Аның легендар тормышы хакында “Идегәй” дастанында бәян ителә.) Чыңгыз токымыннан чыкмаганга, Идегәйнең дә хан тәхетенә хакы булмый. Шуңа күрә тәхеткә ул Җучи нәселенең бүтән ханнарын утыртырга мәҗбүр була, ләкин асылда дәүләт белән үзе идарә итә. Оста һәм хәйләкәр дипломат, кыю гаскәр башы һәм акыллы дәүләт эшлеклесе буларак, Идегәй Алтын Урда тарихында соңгы кат Җу- чиның барча олысларын бердәм дәүләткә берләштерүгә ирешә.

Алтын Урданың шуннан соңгы тарихы — берөзлексез үзара ызгыш-талаш, хакимият өчен көрәш сәхифәсе. Ахыр чиктә бу хәл (1419 елда) Идегәйне һәм тулаем дәүләтне һәлакәткә китерә. Алтын Урда Кырым, Әстерхан, Казан, Себер ханлыкларына һәм Нугай урдасына, Зур Урдага бүленә.

Шулай итеп, Алтын Урда үз тарихында берничә чор — формалашу, чәчәк ату һәм таркалу чорларын кичерә. Кайчандыр көчле-куәтле империянең котылгысыз җимерелә башлавына бәйле төстә, татар халкы һәм безнең яклардагы баш па халыклар тарихында яңа битләр ачыла башлый. Бу исә, барыннан да элек, Казан ханлыгы тарихы белән бәйләнгән

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий