Халыкта бу үсемлекне хайван үләте, аю колагы, девятисил, кыргый көнбагыш дип тә йөртәләр. Русча «девясил» исеме аның тугыз төрле авыруны дәвалый алу сәләтеннән килеп чыккан.
Әбугалисина андызның тамыры һәм яфракларыннан эшләнгән даруларны буыннар сызлаганда кулланырга тәкъдим итә. Аның фикере буенча, андыз тамыры бал белән бергә «үпкәне чистарта», какырыкны чыгарта.
Биек андыз— 1,5 м га җитә торган, туры утыручан тармаклы күпьеллык үлән үсемлек. Әрекмән яфракларын хәтерләтүче озынча-түгәрәк аскы яфраклары да юан сабаклары шикелле. Җимешләре — призма формасындагы шома, 3—5 мм озынлыктагы көрән орлыкчалар.
Июльдән башлап сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Җимешләре августта — октябрьдә өлгерә. Орлыкларында 22,3% ка кадәр антисептик үзлекле эфир мае да була.
Рәсми медицинада андыз тамырының дару формаларын сулыш алу юлларының хроник авырулары (бронхит, трахеит) вакытында, шулай ук грипптан да кулланалар. Алар ялкынсынуга каршы һәм үт кудыргыч тәэсир итә, ашказаны-эчәк авырулары вакытында аш кайнатуны көйли.
Какырык чыгаручы һәм ялкынсынуга каршы чара буларак, андызның тамырча һәм тамыр кайнатмалары аеруча киң кулланыла. Аны өйдә дә әзерләргә була. Моның өчен 1 аш кашыгы туралган коры чималны эмаль савытка салып өстенә бер стакан кайнап торган су салалар, капкачын ябалар һәм 30 минут, еш кына болгата-болгата акрын утта кайнаталар. Шуннан соң бүлмә температурасында 10 минут суыталар һәм сыгалар. Аннары кайнатманың күләмен 200 мл га кадәр җиткерәләр, 2 тәүлек чамасы салкынча урында саклыйлар.
Кайнатманы җылы килеш, көнгә 2—3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, яртышар стакан эчәләр.
Андызның орлык продуктлылыгы югары — бер үсемлек өченче елында 3360—4650 данә орлык бирә. Шуңа күрә чәчүлеккә орлык алу өчен 1—2 үсемлек калдырырга, ә калганнарын чималга файдаланырга мөмкин.
Тамыр һәм тамырчаларны көз көне, җимеш бирү башланганга кадәр һәм кыраулар җиткәнче җыярга кирәк. Казып алынган тамырларны балчыктан һәм сабакларыннан чистарталар, юалар һәм күп дигәндә 2 см калынлыкта буй-буй кисәкләргә яралар. Шуннан соң аларны 2—3 көн ачык һавада шиңдерәләр һәм чормаларда калай түбәләр астында киптерәләр. 40° температурада киптергечләрдә да киптерергә ярый. Тамырларны коры, яхшы җилләтелә торган бүлмәдә 2 ел буе сакларга мөмкин.