Авокадо файдалымы?

Авокадо — дәфнәчәләр семьялыгыннан 8—10 (20—25) м га җитеп үсә торган мәңге яшел тропик агач.

Күпсанлы авокадолардан төп ике төр — Америка һәм Мексика төрләре культуралаштырылган.

Яфраклары каты, йомыркасыман, кырыйлары тигез, Америка авокадосының яфрагы озынлыкка — 25 см һәм киңлеккә — 8—10 см; ә Мексиканыкының яфраклары кечерәк, әнисне хәтерләтүче үзенчәлекле исле. Чәчәкләре йонлач, саргылт-яшел, ике җенесле, 12 серкәчле, ботак очларында себеркәчсыман оешып торалар. Җимешлеге кыска бер баганачыклы, йомыркасыман. Авокадо, нигездә, бал кортлары ярдәмендә читтән серкәләнә.

Чәчәк ату вакыты бик озакка сузыла. Җимешлек ясалудан алып аның өлгерүенә кадәр — 6—8, ә кайбер сортларда 11—13 ай вакыт үтә. Җимеше эре — 5—20 см озынлыкта, груша, йомырка яки шар формасында. Җимешнең ашый торган өлеше — йомшагы — аның бөтен авырлыгының 85% ын тәшкил итә. Җимеш йомшагы ак яки сары, нәфис һәм майлы. Орлыклары ашарга яраксыз.

Авокадоны аеруча АКШта (Калифорния, Флорида, Гавай утраулары), Мексикада, Үзәк Америка илләрендә, Кубада һәм Кариб диңгезенең башка утрауларында, Көньяк Американың тропик һәм субтропик илләрендә, КАРда һәм башка илләрдә күпләп үстерәләр. Аны үсентеләрне ялгау юлы белән, сирәк кенә үрентеләрдән үрчетәләр. Индонезиядә орлыкларын да чәчәләр.

Авокадо җимешендә 32% ка кадәр май, 1,6—2,1% протеин, 1—1,8% көл матдәләре, 60—70% су, А, Вь В2, С, РР, К, Н витаминнары, пантотен кислотасы бар. Ул кальций һәм фосфорга бай. Майлары, сыер мае кебек үк, җиңел үзләштерелә. Поливитаминлылык җимешкә югары диетик һәм дәвалау үзенчәлекләре бирә. Аны шул килеш тә, пюре, салат, һәм бутерброд әзерләп тә ашыйлар.

Җимешенең тәме бохар чикләвеген хәтерләтә, ә калориялелеге буенча ит һәм йомыркадан да өстенрәк. Авокадо җимеше диабет вакытында зур әһәмияткә ия (анда шикәр юк диярлек). Аны азканлылыктан, гастриттан, гипертония һәм атеросклероздан тәкъдим итәләр. Җимеш кабыгын һәм яфраклары төнәтмәсен ашказаны-эчәк авыруларыннан һәм суалчаннарны кудыру өчен файдаланалар.

Франциядә авокадо мае нигезендә склеродермияне (тире авыруы), пиоррейны (теш тирәсе тукымасының зарарлануы), артрозларны (буыннар авырту) дәвалау өчен препарат әзерлиләр.

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий