Балык тәбәсен вак елга балыгыннан әзерлиләр. Вак балыкның тәңкәсен чистарталар,эчен, саңакларын алалар, яхшылап югач иләктә саркыталар, тоз сибеп болгаталар. Тоз бераз сеңгәч, мае кайнап тора торган зур табада әйләндерә-әйләндерә, балыкның сөяге дә ашарлык булганчы кыздыралар. Аннары балык өстенә сөттә туглап чи йомырка салалар һәм мичкә яки духовкага куялар.Тәбә 15-20 минут пешә, табынга табасы белән бирәләр.
1 өлешкә 250г балык, 2 йомырка, 20г көнбагыш мае, 50г сөт, кирәгенчә тоз, борыч.