Сәхәр һәм ифтар вакытлары (Татарстан)

Татарстан республикасы шәһәр районнары өчен ифтар хэм сэхэр вакытлары Рамазан аена, ураза тотучылар өчен.

Сәхәр һәм ифтар вакытлары — бу ике төшенчә Рамазан уразасы вакытында ризык кабул итү процессы белән тыгыз бәйләнгән.
Сәхәр
Сэхэр — мөселманнарда иртән уразага керер алдыннан ашау вакыты, ә ифтар – кичке аш, авыз ачу вакыты буларак билгеле.

Сәхәр вакытында ашау-эчү — иртәнге намаз вакыты кергәнче дәвам итә. Иртәнге намаз вакыты керү белән сәхәр вакыты тәмамлана. Намаз вакытлары таблицаларында бу вакытны Сэхэр тәмам дип билгелиләр.

Иртәнге ашны кабул итү бик мөһим, моңа Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһының сәламе салаватлар булсын) хәдисләрнең берсендә: «Таң алдыннан ашагыз! Сәхәрдә Аллаһының бәрәкәте бар» — дип әйткән. (Бухари). Шуңа күрә сәхәрдә ашарга кирәк, чөнки бу очракта ураза өчен бүләк (саваб) күбрәк булачак. Мөселманның таң алдыннан ашаудан баш тартуы ягъни уразага кичтән ашап ниятләп ятуы да аның уразасын гамәлдән чыгармаячак, алай да дөрес, ләкин савабы кимрәк булачак, чөнки сәхәрдә ашау – Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөннәтен үтәү булып санала. Абү Сәгыйднең хәдисендә Аллаһның илчесе әйткән: «Сәхәрдә ким дигәндә су булса да эчегез» — дигән (Әхмәт, Ибн Хиббан).
Имсак
Ураза тотучыларның «имсак» дигән терминны да ишетергә туры килгәне бардыр. Кайбер ураза тоту расписанияләрендә мондый термин да кулланыла. Имсак — көндез ашау сүзенә каршы төшенчә булып тора. Ягъни имсак — ул ураза тоту вакыты, сэхэр белэн ифтар арасы.
Ифтар (авыз ачу вакыты)
Ифтар — бездә татарларда «авыз ачу вакыты» дигән мәгънәдә. Ифтар вакыты, кояш баеганнан соң, Ахшам намазы белән бер үк вакытта керә һәм аны гадәттә Ахшам намазы укылганнан соң башкаралар. Ифтарны артык соңга калдыру киңәш ителми, чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәламе һәм салаватлар булсын) болай дип әйткән: «Минем өммәтем муллыкта калачак, ифтарны кичектерә һәм сәхәргә тормый башлаганчыга кадәр».

Сөннәт буенча ифтарны ничек башларга, нәрсә белән авыз ачарга? Сөннәт буенча су һәм хөрмә белән ифтар кылалар, чөнки Аллаһның Рәсүле болай дип киңәш иткән: «Сезнең берәрегез авыз ачса, хөрмә белән авыз ачсын, әгәр хөрмә тапмаса, су белән ачсын, чөнки, дөреслектә, су — ул чистарта» (Абү Дауд, Тирмизи).