Чөгендер файдалымы?

Алабутачалар семьялыгыннан икееллык үсемлек. Беренче елда эре, озын саплы яфраклар кәрзине һәм төрле форма, күләм һәм төстәге, халык телендә тамыразык дип йөртелә торган итләч тамыры үсә. Икенче елда биек, ботаклы, күп яфраклы, тармак очларында икешәр-бишәр булып утыручы күпләгән чәчәкләре булган сабаклары үсә, халык аны орлык чөгендере дип йөртә. Чәчәкләре матур түгел, яшел яки аксыл, биш аерчалы, гади чәчәк тирәлекле. Җимешләре — бер орлыклы чикләвекчекләр, өлгергәндә икешәр-алтышар булып үзара кушылалар һәм җимеш төркеме — йомгакчыклар хасил итәләр. Июнь-августта чәчәк ата, җимешләре август-сентябрьдә өлгерә.

Кыргый хәлдә билгеле түгел. Безнең эрага кадәр күп гасырлар элек культуралаштырылган. Хәзерге вакытта төньяк ярымшар илләрендә зур мәйданнарда үстерәләр. Тамыразыкларын файдалану буенча, чөгендернең күпләгән сортлары өч төркемгә бүленә: шикәр чөгендере, аш чөгендере һәм терлек азыгы чөгендере. Безнең ил шикәр чөгендере игү буенча дөньяда беренче урыннарның берсен алып тора.

Азык итеп һәм дәва өчен, чөгендернең тамырларын һәм яфракларын файдаланалар. Тамырларын шикәрләр (аш чөгендерендә 8—12%, шикәрнекендә — 20% ка кадәр), аксымнар (1,5%), май, клетчатка, органик кислоталар (алма, лимон һ. б.), минераль тозлар (магний, кальций, калий, тимер, йод һ. б.), буяу матдәләре, С, В,, В2, Р, РР витаминнары, фолий кислотасы бар.

Чөгендерне элек-электән зәңгеләгә каршы чара буларак кулланганнар. Тамырларында төрле витаминнарның күп булуы авитаминозларны булдырмауда зур роль уйный. Азык итеп чөгендернең яфракларын да кулланырга ярый, аларда С витамины (50 мг% кадәр) һәм каротин (А провитамины) бар. Тимер һәм кобальт тозлары булганлыктан, чөгендер азканлылыктан бик файдалы. Бертигез күләмнәрдәге чөгендер, кишер һәм әче торма соклары кушылмасы белән халык медицинасында элек-электән үк азканлылыкны дәвалаганнар. Шундый кушылманы берничә ай дәвамында көн саен, ашар алдыннан, 1—2 шәр аш кашыгы эчәргә кушалар. Зәңгелә һәм азканлылыкны дәвалау өчен әчетелгән чөгендерне дә кулланырга була.

Чөгендернең клетчаткасы һәм органик кислоталары эчәклекнең дулкынсыман кыскаруларын көчәйтәләр, шунлыктан хроник эч кату вакытында ач карынга 100—150 г пешкән чөгендер ашарга киңәш ителә. Эч артык нык катканда, чөгендер кайнатмасыннан клизма эшлиләр. Чөгендердә азыкның аксымнарын таркатуга һәм үзләштерүгә ярдәм итүче, хо- лин булдыруда катнашучы бетаин дигән органик матдә бар. Ә холин бавы^ күзәнәкләре эшчәнлеген арттыра һәм аның эшен яхшырта.

Йодның күплеге буенча чөгендер башка яшелчәләр арасында беренче урыннарның берсен алып тора. Шунлыктан чөгендерле азык атеросклероз, тиреотоксикоз белән интегүчеләргә бик тә файдалы. Чи чөгендер согын матдәләр алмашын яхшыртучы һәм организмны ныгытучы чара буларак эчәргә була. Пешкән чөгендер гипертония авыруларыннан да шифалы тәэсир итә, чөнки анда кан басымын төшерергә ярдәм итүче магний шактый күп. Халык медицинасында кан басымы югары булганда һәм тынычландыручы чара буларак, яртылаш бал белән кушылган чөгендер согы эчәләр (көнгә 3—4 тапкыр яртышар стакан). Томау төшкәндә, пешкән чөгендер согы белән борын эчен юалар. Ялкынсыну күренешләрен йомшарту өчен, чөгендер тамыры боткасын вакыт-вакыт (кибүенә карап) җәрәхәтләргә һәм шешләргә куялар.

Чөгендер салкынга чыдам үсемлек, ләкин башка тамыразыкларга караганда җылыны күбрәк ярата. Шуның белән бергә ул югары температурага һәм корылыкка чыдам булуы белән аерылып тора. Орлыклары 5—6° та шыта башлый. Ләкин шытымнар берьюлы һәм тулысынча булсын өчен, температура 10—12° тан да түбән булмаска тиеш. Орлыкларның шытуы өчен 25° җылылык кирәк. Яшь шытымнар 2—3° ка кадәр кырауларга чыдый, ләкин шуннан артса, сабакка китә. Үскән шытымнарның яфраклары 5—6° ка кадәр кыска вакытлы кырауларга түзә, ә казып алынган чөгендерләр -2° та зарарлана. Тамыразыкның үсүе һәм формалашуы өчен 15—25° җылылык кирәк.

Чөгендер дымга бигрәк тә орлык шытып чыкканда, шытымнар ныгыганда һәм иң зур яфрак үскәндә мохтаҗ.

Бу тамыразык туфракның уңдырышлы, органик матдәләргә бай булуын таләп итә. Аның өчен бигрәк тә тирән сөрешле, кирәк дәрәҗәдә дымлы һәм нейтраль реакцияле йомшак туфрак әйбәт. Әче һәм селтеле туфракта ул уңыш бирми.

Чөгендерне май уртасында (төньяк зоналарда июнь башында) орлыкларын бүрттереп чәчәләр.

Чөгендер орлыклары бер урында 2—4 данә утыртыла, шуңа күрә, башка культуралардан аермалы буларак, шытымнарны сирәкләргә кирәк була.

Үсешнең беренче яртысында чөгендерне — азот, тамыразык үскәндә — калийлы ашламалар, ә бөтен вегетация чорында фосфор белән тукландыру бик мөһим (әгәр чәчәр алдыннан туфракка суперфосфат кермәгән булса).

Беренче тукландыруны 3—4 чын яфрак чыкканнан соң үткәрәләр. Икенчесе беренчесеннән соң 15—20 көннән 10 кв. м га 160—200 г калийлы һәм 100—150 г азотлы ашлама исәбеннән үткәрелә.

Калийлы ашламалар чөгендернең шикәрлелеген арттыра, әмма гади аш тозы белән тукландырганда аның шикәрлелеге тагын да әйбәт арта (10л суга 1 чәй кашыгы тоз — 1 кв. м нормасы). Башка тамыразыкларга караганда салкынга тиз бирешкәнгә, чөгендерне беренче чиратта җыеп алалар.

Кулинариядә чөгендерне винегрет, борщ, гарнир, соус әзерләгәндә кулланалар, шулай ук киптерелгән, консервланган һәм маринадланган хәлдә файдаланалар. Кызыл чөгендернең пигмент матдәләре азык-төлекне зарарсыз буяу өчен хезмәт итә.

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий