Әфлисунның файдалы үзлекләре

Әфлисун — сәдәф утычалар семьялыгыннан мәңге яшел микориза (микориза — аерым үсемлекләрнең тамырларында була торган, туфрактагы көл элементларын һәм азот кушылмаларын үзләштерергә ярдәм итүче гөмбәчел җепселләр) агачы. Ватаны — Көньяк-Көнчыгыш Азия (Кытай, Һиндстан). Тропик һәм субтропик илләрдә үстерелә. Кыргый хәлдә очрамый диярлек.

Әфлисун агачының биеклеге 4—6 м дан 12 м га кадәр җитә. Ябалдашы шарсыман яки пирамида рәвешендә, тыгыз, куе яфраклы. Ботаклары еш кына 10 см га кадәр җитә торган озынлыкта, энәле. Яфраклары эре, ялтыравыклы, куе яшел, шома, шәрә, тигез читле. Өске өлешендә кечкенә тешчекләр бар. Чәчәкләре куентыкларда утыра, ак, хуш исле, аерым-аерым яки калканда, ике җенесле, серкәчләре 20—25; ата чәчәкләре күбрәк. Җимешләре — күп оялы, шарсыман яки бераз гына озынчарак, төрле зурлыктагы, кызгылт-сары төстәге җиләкләр. Кабыгы күпчелек очракта шома, тыгыз, әче түгел, җимеш йомшагыннан ансат аерыла. Җимеш йомшагы тыгыз, тәмле яки әчкелтем.

Әфлисун цитруслылар арасында төп урынны алып тора. Сортлары күп.

Татлы әфлисун Кытай кулъязмаларында безнең эрага кадәр 2200 ел элек искә алына. Гарәпләр аны Кытайдан Суриягә һәм Африкага алып кайталар. Әфлисун Европага XV гасырның икенче яртысында килеп эләгә. Иранлылар, гыйраклылар, болгарлар һәм румыннар татлы әфлисунны «портокал» дип атыйлар. Димәк, әфлисун бу илләргә Португалиядән китерелгән. Татлы әфлисун Европада баштарак фәкать оранжерея культурасы буларак кына үстерелә.

Төрекләр әфлисунны Батумига, Тонио һәм Эрига алып киләләр.

Америка материгына әфлисун — 1518, Көньяк Америкага 1549 елда китерелә.

Россиядә беренче әфлисун плантацияләре 1714 елда, Меньшиков Петербург янында Ораниенбаум дип аталган сарай салдыргач барлыкка килә. Ачык һавада үскән бу культура белән руслар беренче тапкыр XIX гасырда гаскәрләр Потины басып алгач танышалар. 1819 елда Грузиядә әфлисун агачлары өшеп бетә. 1848 елда биредә яңадан зур плантацияләргә нигез салына, әмма алар 1859 һәм 1873 еллардагы салкыннарда үләләр. Бу хәл еш кына башка елларда да кабатлана.

Әфлисун җимешләрендә 12% ка кадәр шикәр; 0,6—2% лимон кислотасы, 6 мг% ка кадәр аскорбин кислотасы, шулай ук Р, А, Вь В: витаминнары, пектин, буяу матдәләре, фитонцидлар, минераль матдәләрдән калий (197 мг%), кальций, фосфор; җимешләрнең кабыгында, чәчәкләрдә һәм яфракларда эфир майлары бар.

Җимешләре десертка, шулай ук сок, төрле эчемлек, джем, цукат ясарга тотыла, кондитер әйберләр җитештерүдә файдаланыла. Кабыгыннан алынган эфир мае төрле җимеш һәм сөт эчемлекләре, ликерлар һәм настойкалар әзерләү өчен кулланыла.

Бизгәк белән авырганда әфлисун согы сусауны әйбәт баса. Әфлисун витаминнары җыелмасы — гипо- һәм авитаминозларны, буыннар авыртуы, гипертония, атеросклероз, бавыр авырулары вакытында бик яхшы профилактика һәм дәвалау чарасы. Согын йогышлы яраларны һәм җәрәхәтләрне дәвалау өчен кулланалар. Җимешнең яңа алынган яки консервланган йомшагы һәм согы аппетитны ача, ашкайнатуны яхшырта. Ул аеруча хроник эч кату белән интегүчеләргә тәкъдим ителә. Әмма сок ашказаны сыекчасының әчелеге югарылыгыннан булган ашказаны-эчәк трактындагы җәрәхәтле авырулар вакытында тәкъдим ителми.

Пектин матдәләренең күплеге ягыннан әфлисун башка теләсә нинди җимешне узып китә: алар аның йомшагында 12,4%, тышкы катламында (флаведо) 15,9%, кабыгының эчке ак тышчасында 38,8% тәшкил итә. Пектин матдәләре эчәк эшчәнлеген яхшырта, черү процессын киметә, зарарлы матдәләргә каршы тора.

Көнкүрештә тәмле исле коры кабыгын, канәфер белән берлектә, киемнәрне көядән саклау өчен файдаланалар. Берничә тамчы әфлисун кислотасын 1 л сөткә салсаң, ул аны берничә атна дәвамында бозылудан саклый.

Башка төрләрдән әче әфлисун да дәвалау үзлегенә ия. Табиб һәм галим Әбугалисина дарулар әзерләгәндә аларга әче әфлисун согы да кушкан.

Әче әфлисунның яфракларында һәм яшь җимешләрендә гесперидин, аурантамарин, карингтин гликозидлары, С, А, В һәм Р витаминнары бар. Франциянең көньягында аның чәчәкләреннән парфюмерия өчен эфир майлары алалар. Англиядә дә эфир маен даруларны һәм азык- төлекне хуш исле итү өчен кулланалар.

Вегетация чоры дәвамында әфлисунның төрле климат шартларында 2—3 үсеш чоры булуы мөмкин. Яфраклары даими алышынып тора, алар- ның уртача гомере 2,5 ел. Язгы вегетация чоры һаваның җылылыгы 10— 12° булып урнашкач башлана. -6° булганда — яфраклары, -8—9° булганда җир өсте өлеше үлә. Яхшы шартларда әфлисун агачы 75 елдан да артыграк яши.

Ялганган үсемлекләр утыртканнан соң 3—4 ел үткәч җимеш бирә башлый. Чәчәкләре дүртенче яки аннан да өстәрәк ботакларда барлыкка килә. Җимешләре ел саен, икенче елын үскән ботакларда була. Әйбәт елларда уңыш 1 га дан 20—25 т алына.

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий