Без тәмле һәм күп ашарга яратабыз. Ризык белән үзебезне агулыйбыз. Организм бөтен механизмнарны эшкә җиккән стресс хәлендә. Тормыштагы күңелсезлекләр, замана ашамлыкларындагы консервантлар, зыянлы майлы камыр ризыклары, эчәк шлаклары — бөтенесе бергә кайнатыла.
Дөрес, һәрбер кешенең матдәләр алмашы төрлечә. Кемдер 80-90 яшьтә дә хәрәкәттә, дөрес фикер йөртә, гәүдә авырлыгы да нормаль, организмына тормыш өчен кирәк хәтле генә ашый. Кемдер 50 яшькә дә җитмәгән, матдәләр алмашы дөрес эшләми, бөтен җире авырта, үз авыруларына нәселдән килүче авырулар да өстәлә.
Түбәндәге киңәшләрне файдаланырга тырышыгыз.
✓ Яшелчәләр, җиләк-җимешләрне көнгә 500 г чамасы кулланырга.
✓ Яшелчәләрне пешереп ашаганда, алар тизрәк үзләштерелә.
✓ Үсемлек маеның төрлесен кулланырга.
✓ Аксым чыганагы буларак, күбрәк океан балыгы ашарга.
✓ Итне пешергәндә башта 15-20 минут кайнатырга, шулпасын түгеп, яңадан юып, салкын суга салырга һәм әзер булганчы пешерергә. Шулай эшләгәндә итнең зарарлы матдәләре беренче шулпага чыга.
✓ Халкыбыз бәрәңге, ит өстенә мул итеп тоз сибеп ашый. Бу —организмга авыр йөк икәнен онытмагыз.
✓ Организмда картаю процессларын киметү өчен кишер, кәбестә, шәфталу, абрикос, җиләкләр, мүк җиләге, анар, яшел чәй еш кулланырга кирәк.
✓ Алмаларны онытмагыз! Һәр көнне бер алма ашаган кеше өч елга озаграк яши )))
✓ Әстерхан чикләвеген атнага биш данә булса да ашагыз.
✓ Кытай белгечләре өлкән яшьтәге кешеләргә бадәм (миндаль) чикләвеге ашарга куша, бу тышкы картлык билгеләрен бетерә.
✓ Кышка кәбестә тозлагыз — файдалы да, арзан да.
✓ Үзегез ясаган кефир, катыкларның бер көнлеге эч катудан дәвалый, ә өч көнлеге, киресенчә, эчне катыра.
✓ Җәй көне карлыган, кура җиләге яфракларыннан чәйләр эчегез.
Боткаларны да онытмагыз, һәр көнне төрле ярмадан пешерегез. Ашарга пешергәндә ашыгыз тәмле булсын дисәгез, гел күңелле уйлар гына уйлагыз.
Йокы
Йокы тәүлеккә уртача 7 сәгать тәшкил итәргә тиеш. Табигать ритмына якын килеп, иртән кояш белән уяну, кичен 9-10 сәгатьтән дә соңга калмый йоклау сәламәтлеккә юл булып тора. Кыш көне йокы вакыты бераз озыная. Ләкин 9-10 сәгать йоклау тонусны киметә, депрессиягә илтергә мөмкин.
Хәрәкәт
Хәрәкәттә — бәрәкәт, дигән борынгылар. Япон табиблары, сәламәт яшәр өчен һәр көнне 10 мең адым җәяү йөрергә, 4 сәгать саф һавада булырга кирәк, диләр. Көн дә җәяү йөрү матдәләр алмашын җайга сала, микроциркуляцияне яхшырта, үзәк нерв системасына, буыннарга зур файда. Хәрәкәт аз булганда йөрәк авырулары, шикәр диабеты, симезлек авырулары яный. Көнчыгыш медицинасы әледән-әле корсак мускулларын ныгытырга куша, ныклы корсак мускулы гомерне сизелерлек озынайта.
Күңел халәтебез
Олы кешеләрнең психик сәламәтлеге физик сәламәтлеккә караганда мөһимрәк. Асылда сәламәтлегебез үзебездән тора. Кылган гамәлләребез, күңел халәтебез — сагышланабызмы, ярсу булабызмы, тәкәбберме, һавалымы, саранмы, куркакмы, материаль байлыкка омтылабызмы, көнләшәбезме барысы сәламәтлегебезгә йогынты ясамый калмый.
Рефлексотерапевт, гомеопат, сөлекче-гирудотерапевт, фитотерапевт, Фәридә Шәкүрова