Гази Загитов — рейхстагны буйсындырган татар

Заһитов Гази (Газетдин) Казыйхан улы 1921 елда хәзерге Башкортостан Республикасының Мишкә районы Яңа Кош авылында ишле крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып туган. Милләте—татар. Сугышка кадәр Гази туган авылында башлангыч белем алган, Урьяды авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаган. 1938 елда Бөре медицина техникумына укырга кергән.

1940 елның августыннан Г.Заһитов —хәрби хезмәттә. Таллинн шәһәрендә кече командирлар курсын тәмамлаган. 1941 елның 22 июненнән Бөек Ватан сугышында. 1942 елның июненнән КПСС әгъзасы.

136нчы армиянең Кызыл байраклы Пушка-артиллерия бригадасына караган разведка дивизионындагы оптик разведка взводының пост башлыгы өлкән сержант Гази Казыйхан улы 1945 елның апрелендә Берлинны алу өчен барган сугышларда зур тәвәккәллек үрнәкләре күрсәткән.

 

Рейхстагны штурмлаучыларның иң алгы сафында булган. Авыр яралануга карамастан (фашист ядрәсе аның күкрәген һәм партбилетын үтәдән-үтә тишеп үткән), Г.Заһитов, сугышчан дусты сержант М.Минин белән бергә, 30 апрельдә төнге сәгать унберенче яртыда рейхстаг түбәсенә иң беренче булып 79нчы укчы корпус байрагын менгезеп кадаган…

 

Г.Заһитов 1946 елның 1 июлендә армиядән кайткан. Туган ягында авыл Советы башкарма комитеты рәисе, аннары Камай машина-трактор станциясендә механик булып эшләгән.

1953 елның 23 августында, Уфага авыл хуҗалыгы машиналары өчен кирәк-яраклар алырга барганда, автомобиль һәлакәтенә очрап, гомере өзелгән…

Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Г.Заһитов Кызыл Байрак III дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Рейхстагка Җиңү байрагын иң беренче булып элгәне өчен, Гази Казыйхан улына һәм аның дүрт иптәшенә, СССР халык депутатлары даими съезды Президиумының 1997 ел 21 май Указы нигезендә. Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий