Бүгенге вәгаз гошер садакасы хакында булыр. Гошер — ул бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимештән бирелә торган зәкәтнең бер төре. Ә нәрсә соң ул зәкәт, иң элек бу хакта кыскача гына карап үтик.

Зәкәт нәрсә ул?

Зәкят ул – мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр, мохтаҗлар өчен бирелә торган билгеле бер күләмдәге сәдака.

Зәкәт сүзенең тәрҗемәсе — чистарту. Чөнки, беренчедән, зәкәт – кешеләрнең байлыгын мал-мөлкәт туплау вакытында килеп чыккан төрле хаталардан һәм ялгышлардан, ярамаган эшләрдән чистарта.

Икенчедән, ул кешеләрнең күңелләрен саранлык һәм шәфкатьсезлек кебек начар сыйфатлардан азат итә, зәкят бирү нәтиҗәсендә кешеләр юмартрак һәм мәрхәмәтлерәк була башлый.

Өченчедән, зәкят – Аллаһы ризалыгы өчен ният һәм гамәлләреңне пакьләү. Зәкят бирүче ният һәм гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә алдында җавап бирәсен һәрвакыт исендә тота һәм Аның кануннары буенча яши башлый.

Дүртенчедән, зәкят җәмгыятьне социаль тигезсезлек аркасында килеп чыга торган канәгатьсезлектән арындыра.

Гошер садакасы турында Коръәндә һәм хәдисләрдә

Гошер — ул закятнең бер төре. Гошер-закятенең төгәл генә нисабы (ягъни күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз (тиешле) санала.

Изге Коръәндә, Бәкара сүрәсенең 267 нче аятендә, болай диелгән:

«И, иман китерүчеләр! Кәсеп итеп тапканнарыгызның иң яхшыларын һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән сәдака итеп сарыф итегез. Үзегезгә биргән очракта күзегезне генә йомып алырдай яраксыз нәрсәләрне хәер итеп бирмәгез. Белегез, һичшиксез Аллаһ — бай, мактауга лаеклы!»

Әнгам сүрәсенең 141 нче аятендә Аллаһ Тәгалә шулай ук әйтә:

«Ул Аллаһ — җимешләре төрле булган терәкле һәм терәксез бакчаларны да, хөрмәләрне игеннәрне дә, зәйтүн һәм анарларны яралтучы. Уңыш биргән вакытларында сез җимешләрен ашагыз, урып-җыеп алган көнне исә гошер һәм закятен бирегез, ләкин чиктән ашмагыз. Аллаһ исраф итүчеләрне сөйми» — ди.

Шул ук Бәкара сүрәсенең  271 аятендә әйтелә:

«Әгәр сәдакаларыгызны ачыктан-ачык бирәсез икән, бу бик яхшы. Әмма, әгәр моны яшереп, беркемгә дә күрсәтмичә ишеттермичә бирсәгез, бу сезнең өчен тагы да яхшырак. Ул Аллаһ биргән сәдакаларыгыз сәбәпле, гөнаһларыгызның кайберләрен гафу итәр. Аллаһ сезнең ни кылганыгыздан хәбәрдардыр» — диелә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куелып, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән.

Гошер садакасын кемгэ бирергэ

Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару, бик саваплы. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә дә биргәннәр. Теләге булганнар аны мәдрәсәләргә һәм башка дини уку йортларының ашханәләренә китерә ала.

Гошер сәдакасы ул безнең малыбызга бәрәкәт бирә. Гошер биреп, мин үзем ризыксыз калам дип уйлау дөрес түгел. Киресенчә, әгәр дә син гошерне генә түгел, гомумән башка сәдакаларны да ихлас күңелдән бирәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа аларны икеләтә арттырып кайтара. Без шуңа омтылырга, ышанырга тиешбез.

Аллаһның чиксез рәхмәте ихлас күңелдән изге гамәлләр кылучыларга булыр. Ягъни саваплы эшләрне мине юмарт дип сөйләсеннәр, мактасыннар әле, яисә бу гошер бирми дип әйтмәсеннәр өчен эшләргә кирәкми. Безнең һәр гамәлебез ихластан эшләнергә, бары тик Аллаһы ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Шул вакытта гына аның савабы була һәм биргән садкасының да нәтиҗәсен кеше бу дөньяда ук күрәчәк.

Гошер кайчан бирелергә тиеш?

Гошер сәдакасын бирүнең билгеле бер вакыты юк, гадәттә, аны көз көннәрендә, уңыш җыеп алынгач та бирергә тырышалар. Ләкин әлеге төр сәдаканы көзнең кайсы аенда да бирергә ярый. Көз кәнендә генә түгел икенче уңыш өлгергәнче теләсә кайсы вакытта тапшырылса да кабуллардан булыр ин шә Аллаһ.

Җиләк-җимеш һәм яшелчәдән варенье яисә солянкалар ясап бирергә ярыймы?

Әлбәттә ярый. Гошер сәдакасына яшелчә һәм җиләк-җимешнең үзен генә түгел, ә алардан әзерләнгән кайнатмалар, салатлар рәвешендә бирү яхшырак та, чөнки алай бакча нигъмәтләре бозылмый һәм аларны озак вакыт саклап була.

Гошерне туганнарыңы бирү ярыймы?

Әгәр туганнарыгыз мохтаҗ булса ярый. Ләкин бакчадан алынган уңышны, күчтәнәч итеп, бай яки урта хәлле туганнарыңа алып килү гошер сәдакасы булып кабул ителми, бу күчтәнәч кенә булып санала. Ул бүләк бирү, кеше күңелен сөендерү кебек кенә була.

Без аңларга тиеш, сәдака бит ул мохтаҗ кешеләргә генә бирелә, авыр хәлдәге кешегә ярдәм күрсәтү булып санала. Андыйларга бирү хәерлерәк һәм саваплырак. Әгәр мохтаҗ, авыру туганыгыз бар икән, һичшиксез гошерне аңа бирергә була.

Хезмәт куеп үстерелгән уңыштан күпме гошер түләнә?

Яшелчәләрне яки шул ук бәрәңгене үстерү өчен чыгымнар күп була. Авылларда акчасын түләп, елына ике тапкыр бакчасын эшкәрттерәләр, бәрәңгесен утырттыралар, аны көзен шулай ук кайберәүләр трактор кертеп казытып ала. Җәй буена чүбен утау, төбен өю, коларадо коңгызларына каршы көрәшү, сабагын чабу, тирес кертү һәм башка эшләрне саный китсәк, бик күп хезмәт кергәнен аңлыйбыз.

Мәсәлән, чагыштыру өчен: алмагачтан алма алыр өчен янына барып та карыйсы юк, яңгырлы ел булса су да сипмисең, өлгергәч алмаларын җыеп кына аласы, ә бәрәңге үстерер өчен бик күп көч куярга туры килә, монда буш вакыт та, сәламәтлек тә, акча да кирәк. Шуңа күрә зур хезмәт куеп, күп чыгымнар кертеп үстерелгән уңыштан гошер итеп егермедән бер өлешен генә бирү дә ярый.

Гошер сәдакасын бирүнең фазыйләтләре

Мөмкинлегең була торып әлеге төр садаканы бирмәү – гөнаһ. Аны бирүдән курыкмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә биргән сәдакабызны берничә өлеш күбрәк итеп кайтарачак.

«Ибраһим» сүрәсенең 7 нче аятендә Ул:

«Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр», – дигән.

Гошер сәдакасын биреп, без ярдәмгә мохтаҗ булганнарга шатлык китереп тә саваплы булабыз.

Үз бакчабызда үзебезнең хәләл көчебез белән үстергән булсак та, хезмәт җимешләребезне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән үстерә алганлыгыбызны да онытып җибәрмәсәк иде.

Беренчедән, Аллаһ Тәгалә безгә бакчада эшли алырлык сәламәтлек биргән икән, без аңа шөкер итәргә тиеш. Ә бит без күреп торабыз күпме кеше инвалид, авыру, алар да бик теләр иде бакчада эшләп яшелчә, җимеш үстерергә, ләкин исәнлекләре юк. Аллаһ безгә исәнлек биргән икән, гомер биргән икән, без Аңарга шөкер итәргә тиешбез, игелекле гамәлләр кылып калырга тиешбез.

Икенчедән, бары тик Аллаһының кодрәте белән генә, бер кечкенә орлыктан да чиләк тутырып уңыш алабыз. Без юмарт булсак Аллаһы Тәгалә дә безгә юмарт булыр, ин шә Аллаһ, яңгырларын да вакытында яудырыр. Шуңа күрә, боларның барысына да шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтебезне белдереп, без дә бакча уңышларыннан мохтаҗларга өлеш чыгарырга тиешбез.

Аллаһ Тәгалә һәрбарчаларыбызга исәнлек-саулык бирсен, бәла-казалардан сакласын, биргән гошер садакаларыбызны кабуллардан кылсын! Амин!