Хәйретдин Мөҗәй

Хәйретдин Мөҗәй 1901—1944 Шагыйрь һәм прозаик, Бөек Ватан сугышы каһарманы Хәйретдин Мөҗәй 1901 нче елның 26 нчы мартында Башкортстанның Туймазы районы Төрекмән авылында туа.

18 яшендә Хәйретдин Мөҗәйне Кызыл Армиягә алалар, һәм, шул вакыттан соң, аның бөтен гомере хәрби хезмәткә бәйле рәвештә уза. Ул озак еллар чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.

1938 нче елда Хасан күле янында япон самурайларына каршы барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Хәйретдин Мөҗәй, бер үк вакытта, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.

1932 нче елда Казанда аның «Мылтыклар» дигән беренче китабы чыга. Хәйретдин Мөҗәй Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса, полк командиры булып, дәһшәтле бәрелешләрдә катнаша, кыюлык һәм шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә.

Ләкин 1942 нче елның җәендә, Харьковка һөҗүм вакытында, X. Мөҗәй командалык иткән полк дошман чолганышында кала һәм, айдан артыкка сузылган авыр бәрелешләрдән соң, исән калган авыр яралылар, шул исәптән подполковник X. Мөҗәй дә, фашистлар кулына эләгә.

Аны, башка совет әсирләре белән бергә, Германиягә озаталар. Ул әсирлектә дә фашизмга каршы көрәшен туктатмый: Мюнхен шәһәрендәге совет хәрби әсирләре лагеренда төзелгән антифашистик яшерен оешма җитәкчеләренең берсе була.

Ләкин 1943 нче елның ахырында гестапо яшерен оешманың эзенә төшә, җитәкчеләрен Дахау концлагерена яба һәм, озак газаплаулардан соң, үлемгә хөкем итә.

1944 нче елның 4 нче сентябрендә фашист палачлары атып үтергән 92 Дахау тоткыны арасында шагыйрь, язучы, совет офицеры подполковник Хәйретдин Мөҗәй дә була.

***

БҮЛӘК.

Хэйретдин Можэй

Яулык алдым, аның уртасына

Кызыл җептән йөрәк чигелгән.

«Дошманнарны җиңеп, тизрәк кайт!»-

Дигән сүзләр матур тезелгән.

***

Белмим аның үзен, исемен белмим,

Тик «йөрәге», сүзе алдымда.

Канга сеңеп, изге ант шикелле,

Онтылмаска истә калдылар.

***

Кич утырып, аның бармаклары

Йөгергәндер җепләр эзеннән.

Белмим, бәлки, җуеп тәкатьләрен,

Түгелгәндер яшьләр күзеннән.

***

Күз алмасы кебек сөйгән егетен

Өзелеп-өзелеп сагынып куйгандыр.

Кош йөрәге кебек саф йөрәге

Әллә, әллә ниләр тойгандыр.

***

Яулык алдым, аның уртасына

Кызыл җептән йөрәк чигелгән.

«Дошманнарны җиңеп, тизрәк кайт!» —

Дигән сүзләр матур тезелгән.

Be the first to comment

Leave a Reply