Идел елгасы

Идел, Итил яки Әтил елгасы (борынгы исеме Ра яки Рау; Урта гасырларда: Итил; мукш. Равa, эрз. Рав, чирм. Юл, таулы чирм. Йыл, чуаш. Атал, рус. Волга, каз. Yedil, Еділ, баш. Иҙел.) Русиянең Аурупа өлешендə иң зур елга.

Озынлыгы 3530 км (Татарстан чиклəрендə – 180 км), бассейнының мəйданы 1360 мең км2 (Татарстан чиклəрендə — 30 км2).

Кыскача сыйфатлама

Валдай калкулыгында башлана, Казанга кадəр географик киңлектə, аннары меридиональ юнəлешкə күчеп ага, Каспий диңгезенə коя. Татарстан территориясендә Иделнең урта агымы, аңа Кама, Зөя, Казансу һəм башка елгалар коя.

Иделдә гидроэлектростанция каскадлары һəм сусаклагычлар корылу сəбəпле, суның агыш режимы нык үзгəрə. Казан янында уртача еллык су чыгымы 3510 м3/с, Зывыздан (Кама тамагы) түбəндəрəк 6900 м3/с чамасы. Су ɵсте тигезлегенең уртача еллык тирбəлешлəре 6 м га кадəр җитə. Казан янында Иделгә 8 млн. т каты, 15 млн т’ сыек матдəлəр агып тɵшə. Суы гидрокарбонатлы, сульфатлы-кальцийлы, суның иң аз вакыттагы минеральлəшүе 250-750 мг/л.

Кораблар йɵрешле.

Идел — дөнья океанына кушылмаган елгалардан иң зурысы. Идел бассейнының елга системасы үзенә 151 мең су агымын кертә, һәм аның 200 чамасы кушылдыгы бар.

Идел елгасы исеме каян чыккан?

Безнең эраның антик авторлары Иделне Ра дип атап йөрткәннәр(лат. Rha).Бу атама Иран телләреннән килеп чыккан дигэн мэгълумэт бар.

Урта гасырларда Итил яки Әтил исеме белән танылган (тат. Идел, Идель, каз. Еділ, Едиль, чуаш. Атăл, баш. Иҙел). Борынгы төрки «Этил/Эртил» сүзеннән килеп чыккан. Беренел мәгънәсе һәм тамыры ачык түгел. Ихтимал Иртеш гидронимы белән бердәйдер.

«Волга» аталышы праславян Vьlga сүзеннән килгәндер дип барыла, шулай ук Болгар елга = Болга сүз тезмәсеннән килеп чыккан дип фаразы бар.

Әтил суы ака торур,
Кыйа төби кака торур,
Балык тәлим бака торур,
Күлең тәкый күшәрүр (Халык җыры)

Идел — Русиянең үзәк су артериясе

Идел түбәндәге Русия субъектлары аша ага: Твир өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Ярыслау өлкәсе, Кострома өлкәсе, Иваново өлкәсе, Нижгар өлкәсе, Чуашстан, Мари Ил, Татарстан, Сембер өлкәсе, Самар өлкәсе, Сарытау өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Әстерхан өлкәсе, Калмык республикасы.

Идел бассейнында өлешчә яки тулысынча Әстерхан, Волгоград, Сарытау, Самар, Сембер, Нижгар, Ярыслау, Иваново, Кострома, Мәскәү, Смоленск, Твир, Владимир, Калуга, Орөл, Рәзән, Вологда, Киров, Пинзә, Тамбу, Тула өлкәләре, Пирем крае, Удмуртия, Мари Ил, Мордовия, Чуашстан, Татарстан, Башкортстан, Калмыкия, Коми Җөмһүрияте, Мәскәү һәм Казакъстанның Атырау өлкәсе урнашалар.

Идел Балтыйк диңгезе белән Идел-Балтыйк су юлы, Югары Волочёк һәм Тихвин системалары аша тоташкан; Ак диңгез белән Северодвинск системасы һәм Ак диңгез-Балтыйк каналы аша тоташкан; Азак һәм Кара диңгезләре белән Идел-Тын каналы аша тоташкан.

Югары Идел бассейнында эре урман массивлары, Урта һәм өлешчә Түбән Идел буендагы мәйданнарны техник культураларның һәм бөртеклеләр чәчүлекләре биләп торалар. Бахчачылык һәм бакчачылык киң таралган.

Идел-Урал районында — эре нефть һәм газ чыганаклары, Саликам тирәсендә — калий тозлары ятмалары бар. Түбән Иделдә (Баскынчак, Эльтон күлләрендә) — аш тозы табыла.