Казылык.

Озак саклау өчен, ат итен каклап, казылык ясыйлар. Аның өчен итне киңлеген – 2см, озынлыгын 5-8 см итеп турыйлар. Күп итеп тоз, кара борыч сибеп, иткә ышкып сеңдерергә кирәк. Аннары итне эмаль кәстрүлгә салып, тастымал белән каплыйлар да 5-6 сәгатьтән алып тәүлек ярымга кадәр салкында тоталар. Эчәккә тутырып, тагын 2-3 көн салкында тоталар да, элеп каклыйлар. 4-5 ай торса, казылыкны пешермичә дә ашарга ярый. Иттә 30% май булырга тиеш.

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий