Март аенда бакча эшләре

Март- тәүге яз ае. Яшелчә бакчаларында әле калын кар ята, бураннары да кабатланып тора. Әмма кояшлы аяз көннәр арта, язның якынлашуы инде сизелә. Мартның икенче яртысында кар акрынлап утыра һәм эри башлый.

Бу айда яшелчә үстерүченең төп игътибары ачык грунтта утыртылырга тиешле яшелчә культураларының рассадаларын өй шартларында, иртә парникларда, теплицаларда үстерүгә юнәлгән була. Өй шартларында иртә өлгерә торган помидорны рассада өчен — март башында, соң өлгерешле сортларын 18-21 мартта чәчәләр, ә баклажан, баллы борыч рассадалары инде март башында беренче чын яфрагын чыгарып өлгерә.

Иртә парникларда март башында иртә өлгерешле кәбестә чәчкеннәрен (рассадаларын), шулай ук яшел килеш файдалану өчен редис, кыяклы суган, салат һәм шпинат кебек культураларны чәчү башлана. Шул ук вакытта кышкы теплицаларда кыяр, помидор һәм тыгызлагыч буларак яшел яшелчәләр, тәмләткечләр үсә, кыярны сайлап җыю башлана.

Яшелчә үстерүчеләр бу айда шулай ук ачык грунт өчен минераль ашламалар әзерләүне дәвам итәләр, бакчаларда кар тоталар, кар сулары тотарга әзерләнәләр. Шушы максат белән битләүләрнең авыш ягына аркылы рәвештә кар өстенә һәр 2 м саен тасма-тасма итеп черемә яисә көл сибәләр, кардан валлар ясыйлар. Март ахырларында пленкалы теплицаларга рамнар куялар яисә ике катлап пленка белән ябарга керешәләр.

Март ахырларында күпчелек бакчачылар, буш вакытлары булганда, килер кошларыбыз — сыерчыклар өчен оялар ясап эләргә дә онытмыйлар.

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий