Мәтрүшкә (рус. душица обыкновенная, лат. Origanum vulgare) — купьеллык үсемлек, биеклеге 30-80 см, июль-сентябрь айларында алсу ак чәчәк ата. Мәтрүшкә корырак җирдә, урман эчендә, тау битләрендә, елга ярларында үсә. Татарстанда киң таралган.

Кышкылыкка саклар өчен 20-30 сантиметр озынлыкта кыркып алып, йорт кыегында яки яхшы җилләтелгән бинада киптерәләр. Бәйләме белән саклаганда — бер ел, ә ваклап, нык ябык үтә күренмәс савытта тотсаң, өч елга кадәр яраклы була.

Файдасы

Мәтрүшкәнең файдасы бик зур. Ул табигый антибиотик булып санала. Сос­тавында корвалол, аскорбин кисло­тасы, дуп­лау матдәләре, эфир майлары күп.  Ашказаны согы бүленеп чыгуны арттыра, тән температурасын төшерә, ютәлләгәндә ярдәм итә, артык холестеринны куа. Аны шулай ук  нерв авыруларыннан  да,  кан басымы югары булганда, атеросклероздан һәм башка очракларда кулланалар. Хуш исле үсемлекне баш авыртканда эчәләр һәм йокысызлыктан җәфаланганда да файдаланалар, төнәтмәсе белән баш юалар. Теш сызлаганда  чәйниләр.