Ничек дайкон үстерергә?

Соңгы елларда безнең бакчачылар да Кытай һәм Япониядә үстерелә торган бик тә файдалы яшелчә — дайкон үстерә башладылар. Хәзер, нигездә, аны һәвәскәр яшелчәчеләр үстерә, әйтергә кирәк, аннан әйбәт уңыш алалар. Бу культура бездә үстерелә торган редиска охшаган, әмма аңа караганда эрерәк, тәме буенча да редиска яисә әче тормага караганда өстенрәк: сусылрак, күңелгә ятышлырак. Составында микроэлементлар, витаминнар, бигрәк тә С витамины, калий һәм кальций тозлары күбрәк.

Шуңа күрә дә ул дәвалау үзенчәлекләренә ия: аны рационга кертеп даими рәвештә куллану бавыр һәм бөерне чистарта, ал арда утырган тозларны эретә. Аны саф килеш тә, салатларга кушып та, кайнатмасын да, маринадлап яисә тозлап та кулланалар. Салат әзерләү өчен аның яшь яфраклары да файдаланыла.

Дайкон — берьеллык тамыразык культура. Төрле климат шартларда да әйбәт үсә. Аның тамыразыгы, гадәттә, ак төстә, озын, цилиндр формасында, безнең якларда үсә торган турнепсны хәтерләтә, озынлыгы 10 см дан алып 70-80 см га кадәр җитәргә мөмкин.

Үстерү агротехникасына килгәндә, ул редисны үстергәндәге кебек үк, тик тамыразыклары озын булганлыктан, туфракны тирәнрәк эшкәртергә кирәк. Аның өчен җиңел суглинка һәм комсу туфраклар әйбәт санала. Ашламалар да редиска яисә чөгендергә куллангандагы кебек үк: көздән калийлы ашламаларны 1 кв. м га, мәсәлән, хлорлы калийны 20-25 г, икеле суперфосфатны 30- 40 г кертергә, ә язын азотлы ашламалардан 15-20 г мочевина кертәләр.

Дайкон якты көн озынлыгына таләпчән, аны шуңа күрә көннәр кыскара башлагач, тамыразыгы формалашу өчен уңай шартлар тугач, ягъни июльнең беренче яртысында чәчәләр. Әмма саклау өчен түгел, садә килеш кулланырга аны язын да чәчәргә мөмкин. Тик саклау өчен соң чәчү таләп ителә.

Чәчү алдыннан түтәлне яхшылап тигезлиләр һәм рәт араларын 40-45 см калдырып рәтләр (буразналар) сызалар. Ә рәттәге үсемлекләр арасын 25-30 см калдырып, 2-3 см тирәнлектә чәчәләр. Ә яз көне чәчеп үстергәндә, рәт аралары да һәм шулай ук рәттәге үсемлекләр арасы да 5 см га кимрәк итеп чәчелә. Чәчкәннән соң 5-6 көн үткәч, шытымнар чыга.

Әгәр дә куе чәчелгән булса, беренче чын яфрагы күренүгә үк сирәклиләр.

Дайконны теплицада да үстерергә мөмкин, анда да шушы ук технология кулланыла. Бу очракта инде уңышны иртә яздан алып көз беткәнче диярлек кулланырга мөмкин.

Дайконны җыеп алуы читен түгел, чөнки аның тамыразыгының күпчелек өлеше җир өстенә чыгып үскән була: андыйларны йолкып кына алырга да мөмкин, әмма тирән күмелеп үскәннәрен казып алу зарур, югыйсә кыйммәтле тамыразык сынарга, җәрәхәтләнергә мөмкин.

Саклауга килгәндә, дайконны да, башка тамыразыклар кебек үк, подвалларда яисә базларда саклыйлар, әмма алар озак сакланмый, шулай да 2-3 ай чамасы сакларга була, ә суыткычларга полиэтилен пакетларга төреп куйсаң, 1 ай чамасы сакларга мөмкин.

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий