Редис (төче торма) үстерү серләре

Редис — беренче елда ук чәчәк сабагы җибәрә һәм орлык бирә торган берьеллык үсемлек. Әвернә чәчәклеләр семьялыгына керә, кыргый торма ыругыннан. Вегетация чоры, төренә һәм сортына карап, 25 көннән алып 45 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин

Чыгышы белән редис Урта диңгез буеннан, кыргый хәлендә очрамый, Русиянең барлык төбәкләрендә дә үстерелә, иң иртә срокларда өлгерә торган һәм суыкларга иң чыдам яшелчә культураларының берсе. Аның орлыгы уртача +3°С температурада тишелеп чыгып үсә башлый.

Редис яшелчә үстерүче өчен иртә срокларда өлгерүе белән кыйммәтле. Иң иртә өлгерә торган сортлары инде чәчкәннән соң 25 көн үткәч үк ашарга яраклы була.

Редис тамыразыкларында матдәләр алмашын һәм ашказаны эшчәнлеген яхшыртуга булышлык итүче С витамины, җиңел үзләштерелә торган минераль тозлар бар. Шулай ук ул үзендә бактерицид үзенчәлекләренә ия булган, кеше организмына төрле шлаклардан чистарынуда булышучы эфир майлары булуы белән кыйммәтле.

Биологик үзенчәлекләре

Редиснең орлыклары чагыштырмача эре (1 г да 100- 110 данә), алар +2-4°С та тишелә башлыйлар, шытымнары -2-3°С салкынны, ә өлкән үсемлекләре температураның вакытлыча -6°С ка кадәр түбәнәюен дә җиңел кичерә. Җылылык +10-12°С булганда, редис яхшы үсә, 4-5 көндә тишелеп чыга. Тамыразыклары формалашканда иң оптималь температура +12-15°С. Әмма температура югары, туфракта дым җитәрлек булмаса, редис акрын үсә, тиз катылана, әче була. Менә шуны истә тотып, редисны иртә язын һәм җәй ахыры — көз башларында үстерәләр.

Бу срокларда ул яхшырак үсә. Бигрәк тә җәй ахырында — көз башында чәчкәндә, туфрак дымлы, температура түбән, көннәр кыска булу сәбәпле, редис сусыл, эре булып үсә. Әгәр дә редисны куе чәчсәң, дым җитәрлек булмаса, өстәвенә температура югары торса, тамыразык формалашмыйча, чәчәк сабаклары җибәрергә мөмкин.

Сортлары һәм үстерү үзенчәлекләре

Безнең республикабызда редисның Вюрцбург 59 (рәс. 18 — 1), Кызыл великан, Софит, Корунд, Рубин, Жара, Заря, Дунганский, 18 көн дигән сортларын очратырга мөмкин.

Кызыл великан сортын язын һәм көзен ачык грунтта үстерәләр. 1964 елдан ук районлаштырылган. Ябык грунтта да үстерергә мөмкин. Уртача срокларда өлгерә. Вегетация чорының дәвамлылыгы 35-36 көн. Мул уңыш бирә, корылыкка чыдам сорт: язын -4°С ка кадәр, ә көзен -7°С ка кадәр суыкларга түзем. Җиңел туфракларда югары уңыш бирә, әмма куе чәчсәң, начар үсә. Тамыразыклары цилиндр формасындарак, шома, кызгылт төстә, авырлыгы 50-90 г, йомшагы сусыл, тәмле, аз гына кыркурак. Бигрәк тә август ахырында үстергәндә уңышы мул, тәме яхшы була.

Софит — иртә өлгерешле сорт, ул 3-4 атнада өлгерә. Тамыразыгы түгәрәк, кызыл төстә, авырлыгы 40 г чамасы, тәме Кызыл великан сортыннан тәмлерәк булуы белән аерылып тора.

Рубин — иртә өлгерешле сорт, вегетация чоры 25-36 көн. Тәме уртача. Татарстанда 1987 елда районлашты- рылган.
18 көн сорты башка төрле сортлардан аеруча иртә өлгерүе, Корунд сорты вегетация чорында берничә уңыш бирүе, ә Французский завтрак сорты иртә өлгерешле булуы, йомшагының күңелгә хуш килүе белән аерылып тора, шуңа күрә аларны яшелчә үстерүчеләр үз итте.

Редисның элгэрлэренэ килгәндә, бигрәк тә органик ашлама кертеп үстерелгән бәрәңге, иртә өлгерешле кәбестә, кыяр һ. б. лар редис өчен иң яхшы элгәрләр булып санала. Иртә срокларда аны шулай ук помидор, соң өлгерешле кәбестә, чәчәк кәбестә үстерелгән участокларда үстерәләр.

Редисны иң иртә срокларда, ягъни апрельдә чәчү өчен кардан иртә арына торган участокларны сайлыйлар яисә бу участокларны, пленка белән каплап, кардан иртәрәк арындыралар. Берничә көннән, туфрак эрегәннән һәм җылынганнан соң, шунда редис орлыгын чәчәргә һәм өстен кабат пленка белән ябарга кирәк.

Билгеле, редисны иң иртә срокларда теплицаларда үстереп алырга мөмкин («Ябык грунт» бүлеген кара). Ачык грунтта да аны иртә срокларда үстереп була. Моның өчен редис чәчеләчәк участокны казыган вакытта аның һәр кв. м ына 3-4 кг исәбеннән черемә, 20-30 г суперфосфат һәм 1 стакан чамасы көл кертеп калдыралар, ә азотлы ашламаларны язын чәчү алдыннан туфракны йомшартканда кертәләр.

Язын редисны 2 см тирәнлектә, рәт араларын — 10- 12 см, ә рәттәге үсемлекләр арасын 3-4 см калдырып чәчәләр. Чәчү нормасы 1 кв. м га 2 г га якын. Бик иртә срокларда чәчкәндә, түтәл өстенә тимерчыбыктан һ.б. материалдан дугалар бөгеп куеп, өстен пленка белән каплыйлар. Аның орлыклары 3-4 көн эчендә тишелеп тә чыга.
Редистан даими рәвештә садә тамыразык алу өчен аны һәр 2 атна саен кабат чәчеп торырга кирәк. Шуңа күрә аны бик кечкенә мәйданнарда (әйтик 2-3 кв. м) чәчү мәслихәт. Тагын шуңа игътибар итәргә кирәк: июнь ахырлары — җәй урталарына таба редис, тамыразык формалаштыруны туктатып, турыдан-туры чәчәк сабы җибәрә, чәчәкләнә. Моны булдырмас өчен, июнь башында ук редис чәчүлекләре өчен көннең озынлыгын 10-11 сәгатькә кадәр кыскартырга кирәк. Ничек итепме? Редис чәчелгән түтәлләрне яктылык үткәрми торган кара материаллар белән кичке 20 сәгатьтән башлап иртәнге 9 сәгатькә кадәр каплап торырга кирәк. Билгеле, редис башка сәбәпләр нәтиҗәсендә дә чәчәк сабаклары җибәрергә мөмкин, моны да исәпкә алу зарур. Әйтик, редис түтәлләргә куерак чәчелсә дә чәчәк җибәрә. Моны булдырмас өчен, аларның рәттәге араларын 4-5 см калдырып сирәкләргә кирәк. Аннары редис үстергәндә агротехника таләпләрен тиешенчә үтәмәү, әйтик, вакытында су сипмәү һәм ашламау да чәчәк сабакларының күпләп формалашуына китерә.

Җиргә экономия ясау максатында (элек алынган бакчаларның мәйданы кечкенә, 3-4 сотый чамасы гына) күп кенә бакчачылар редисны кыяр рассадалары утыртылачак түтәл белән янәшә чәчәләр. Кыяр үсеп китеп, аның үрентеләре редис түтәлен каплаганчы редисны инде җыеп алырга да өлгерәсең. Бу икеләтә отышлы: редис та була, кыяр да.
Редис чәчәккә китмәсен өчен аны ничек ашларга кирәк соң? Беренчедән, органик ашламалар (тирес, компост) аның элгәрләре астына кертелергә тиеш. Турыдан-туры редис астына кертергә ярамый, чөнки бу тамыразыкларның тармаклануына китерергә мөмкин. Язын аларны сыек ашламалар белән тукландыру әйбәт нәтиҗә бирә. Редис үсентеләре тишелеп чыкканнан соң 1 атна чамасы вакыт үткәч, аларны катнаш (комплекслы) ашламалардан нитрофоска яисә нитроаммофоска эремәсе белән ашларга кирәк. Ал арның составында азот та, фосфор да һәм калий да бар, ягъни туклану элементларының өчесе дә бар. Тукландыру өчен 1,5 шырпы кабы катнаш ашламаны Юл суда эретәсең һәм үсентеләрне шуның белән ашлыйсың, шул 3-4 м чамасы озынлыктагы түтәлдә үскән редисларны ашларга җитә. Минераль ашламалар урынына редис үсентеләрен яңа тирес суы, яисә сыер тизәге төнәтмәсе, яисә яшел үлән төнәтмәсе белән тукландырырга мөмкин. Аларны куллану, ничек әзерләү турында инде яшелчәләрне тукландыруга кагылган гомуми бүлектә җентекләп тукталган идек. Төнәтмәләр шул ук нисбәттә ясала һәм кулланыла.
Вегетация чорында редис үсентеләрен чүп үләннәреннән арындыру, туфракны йомшарту максатларында рәт араларын махсус миниатюр бакча тырмалары белән җиңелчә генә тырмалыйлар.

Су сибүгә килгәндә, редис дымны бик тә ярата, аның тамыразыклары дым җитәрлек булганда гына сусыл һәм тәмле була. Шуңа күрә аңа вегетация чорында еш кына мул итеп су сибәргә кирәк.

Корткыч бөҗәкләр дә редис чәчүлекләренә җитди зыян китерергә мөмкин. Безнең шартларда аны әвернә чә- чәклеләрнең уртак корткыч бөҗәге — борча зарарлый (рәс. 5 — 3). Алар 2-3 мм озынлыкта, кара төстәге һәм сикерергә, очарга җитез коңгызлар. Язын туфрак эрү белән алар инде күренәләр, редис шытымнары чыгу белән аларны ашый башлыйлар һәм, күбрәк булсалар, 2-3 көндә барлык үсентеләрне юк итәргә мөмкиннәр.

Бакчачылар бу борчаларга каршы, гадәттә, көл сибә. Моның файдасы була булуын, әмма коңгызлар тулысынча бетми. Шуңа күрә, 1 өлеш көлгә 1 өлеш тәмәке (махорка) тузаны кушып, үсентеләрне шул катнашма белән эшкәртергә кирәк. Тәмәке тузаны һәм көл яфракларга сыланып калсын өчен, алдан үсентеләргә су бөркү әйбәт нәтиҗә бирә.

Соңгы елларда күп кенә бакчачылар бу борчаларга каршы механик ысулны уңышлы кулланалар. Озынлыгы — 60, киңлеге 40-50 см фанера алып, шуңа ябыша һәм озак кипми торган матдә яисә солидол сылыйлар да, борчалар күренә башлагач, түтәл өстендә шул тактаны селки-селки корткыч бөҗәкләрне җыялар. Бу гамәлне көненә (борчалар күренгәндә) берничә тапкыр кабатларга мөмкин.

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий