Салих Сәйдәшев

Салих Сәйдәшев (1900 елда туган– 1954 елда вафат) – иң күренекле татар композиторының берсе. Ул беренче һөнәри татар дирижерлары, педагог, пианист, татар профессиональ музыкасының “атасы” булып санала.

Аның биографиясе, тормыш юлы Казан белән бәйләнгән. Ул 1900 елда шушы шәһәрдә дөньяга килә. Салих Сәйдәшевның беренче остазы булып – халык музыканты Заһидулла Яруллин санала.

Салих Казан музыка училищесы укытучыларында белем ала.

1918 елда ул үз оркестрын төзи.

1922 елда аны яңа ачылган Кызыл Октябрь (хәзерге Г.Камал) исемендәге Татар Дәүләт театрына музыка бүлеге мөдире итеп эшкә чакырыла.

Салих Сәйдәшев музыкаль драма жанрында Солтан Гөбәши эзләре буенча китә.

1934-1938нче елларда Мәскәүдә татар опера студиясендә белем ала.

Мәскәүдән кайтуга, ул Галиәскәр Камал театрында эшен алга таба дәвам итә, яңадан-яңа әсәрләр яза, спектакльләргә музыкалар итү белән шөгыльләнә.

Салих Сәйдәшевның данлыклы әсәрләре

Салих Сайдашев Татар дәүләт Академия театрының алтмышка якын спектакленә көй иҗат иткән композитор.

Алар арасында классик драма әсәрләре: М.Фәйзинең “Галиябану”, Х.Ибраһимовның “Башмагым”, К.Тинчуринның “Казан сөлгесе”, “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”, “Кандыр буе”, “Ил” музыкаль әсәрләре бар.

— “Совет Армиясе маршы”. Маршның премьерасы вакытында залдагы алкышлар куәтле дулкын сыман яңгырап тора һәм маршны өч мәртәбә кабатларга туры килә. Композиторны хөрмәтләп, полкның почетлы кызылармеецы итеп сайлыйлар, аңа хәтта тантаналы шартларда хәрби кием тапшыралар.

— Җырлар һәм инструменталь әсәрләре: “Вальс”, “Хуш авылым”, “Моңлы бер җыр”, “Нишләргә соң?”, “Озын сәфәр”, “Бүген бәйрәм”, “Җырларым” һ.б.

Салих Сәйдәшев 1954 елда вафат була, Казаның Яңа бистә зиратына күмелгән. Казанда аның исемен йөртүче музей, һәйкәл, Вахитов районында урам бар.

2000 нче елдан Казанның Дәүләт Зур концертлар залы аның исемен йөртә.

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий