Сара Садыкова

Сара Садыйкова (1906 елда туа — 1986 елда вафат була) — Татарстанның беренче хатын-кыз композиторы, артисты һәм җырчысы. Ул Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты.

Сара апа Садыйкованың тормыш юлы, биографиясе Казан шәһәре белән тыгыз бәйләнгән. 1906 елда ул Казанда туа. Шул заманның данлыклы кызлар гимназиясе — Фатиха Аитова мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, Казан педагогика техникумында гыйлем ала.

1921 елда Сара Садыкова «Бүз егет» драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхибҗамал ролен башкара.

П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә укый. Мәскәү татар театрында төп рольләрдә уйный.

Беренче татар опералары «Сания» һәм «Эшче»дә төп партияләрне башкара, бу вакытларда аның җырчы буларак гаҗәеп таланты ачыла.

1934-1938 елларда Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була.

Салих Сәйдәшев аның үзенә көйләр язып карарга киңәш итә. Ул 1942 елда Әхмәт Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композиторлык эшен башлап җибәрә.

Сара Садыкова иҗаты

Опера театры сәхнәсендә онытылмас образлары: Н. Җиһановның «Качкын» һәм «Илдар» операларында — Рәйханә, Саҗидә, Җ.Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә — Сәрвәр, М. Мозаффаровның «Галиябану» операсында – Галиябану, Г. Хаҗибәковның «Аршин мал алан»ында – Асия һ.б.

Дүрт йөзгә якын җыр, утыздан артык спектакльгә («Ак калфак», «Туй узгач», «Әнә килә автомобиль», «Зәйтүн гөл», «Сөймим дисәң дә», «Кияүләр», «Мәхәбәт җыры», «Кара йөзләр», «Бөркетләр кыяга оялый», «Бер картлыкта, бер яшьлектә», «Энҗеле калфак» һ.б.) музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә.

“Җидегән чишмә”, “Беренче мәхәббәт”, “Идел суы ага торыр”, “Әй язмыш, язмыш”, “Арча кичләре”, “Ак пароход” һ.б. күпсанлы җырлары халык күңелендә мәңге сакланачак җырлар.

Танго жанрында язылган “Көтәм сине” җыры – сугыш елларыннан соң яратып җырланган җырларның берсе була.

Сара Садыйкова 1986 елда якты дөньядан китә. Аның кабере Казандагы Татар зиратына.

Казан шәһәрендә аның исемен йөртүче урам бар.

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий