Солтан Гөбәши

Солтан Гобәши (1891-1942) — татар опера сәнгатенең нигез салучыларының берсе, күренекле татар композиторы, педагог һәм музыкаль-җәмәгать эшлеклесе.

Ул 1891 елда Биектау районының Кече Солабаш авылында дөньяга килә.

Бала вакыттан ук кубызда, гармунда халык көйләрен уйнарга өйрәнә.

1913-1915 елларда ул үзенең тәүге оригинал әсәрләрен яза башлый (“Кәккүк”, “Рөкыя-гөлкәем”, “Татар кызы”).

1920 нче елларда Татарстанда татарча професиональ музыкаль белем бирү барлыкка килә. Солтан Гобәши анда хор дәресе, музыка теориясе буенча укыта.

Соңрак Казан музыка техникумы директоры урынбасары булып эшли.

Татарстан буенча фольклор экспедицияләренә дә чыга.

Солтан Габаши иҗаты

Халык сүзләренә язылган “Кәккүк” җырының көе авторы. Татарстан җыр һәм бию ансамбленә кушылып Татарстанның атказанган җырчысы Әлфия Афзалова бу җырны озак еллар дәвамында уңышлы башкарып килде.

Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградов белән берлектә беренче татар опералары – “Сания” (1925) һәм “Эшче”не (1930) иҗат итүдә катнаша.

Унике татар драма әсәренә музыка яза. Алар арасында: Г.Исхакыйның “Зөләйха”, Ф.Борнашның “Таһир-Зөһрә” музыкаль драмалары бар.

Татар халкының күренекле улы Солтан Гөбәшинең тормыш юлы (биографиясе) аянычлы тәмамлана. Ул 1942 елда Борай районында сөргендә вафат була.

Казан шәһәренең Идел буе районының бер урамы аның исемен йөртә.

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий