Суның кадерен белү хакында

чистая вода

Суны ни өчен сакчыл тотарга кирәк

Кешеләргә су күп кирәк. Бүгенге көндә кешеләр суның кадерен белми. Эчәр өчен генә дә түгел, сусыз юынып та, кер юып та булмый. Шәһәр урамнарын чистарту, машиналарны юу өчен дә су кулланылганны белү кирәк.

Завод-фабрикалар да суны гаять зур күләмдә кулланалар. Мәсәлән, бер тонна корыч кою өчен 150 тонна су, ә бер тонна кәгазь алу өчен 250 тонна су сарыф итәргә кирәк.

Бер уйлаганда Җир йөзендә су шулчаклы күп — планетабызның шактый мәйданын океаннар һәм диңгезләр алып тора кебек. Ләкин шуны искәртик: океан һәм диңгез сулары тозлы. Ә кешеләргә куллану өчен төче су кирәк. Андый су Җирдә әллә ни күп түгел.

Кеше теләсә нинди суны эчә дә алмый, аңа чиста су кирәк. Ләкин чиста су көннән-көн кими бара. Моңа кешеләр үзләре гаепле. Сулыкларга завод-фабрикалардан, фермалардан агып чыккан пычрак сулар һәм шулай ук көнкүрештәге юынтык сулар килеп кушыла.

Галимнәр бөтен дөньядагы сулыкларга һәр ел саен 10 меңләп товар йөртүче поездны тутырып булырлык зарарлы матдәләр эләгүен исәпләп чыгарганнар.

Суның пычрануыннан бөтен тереклек ияләре интегә, шуңа да суның кадерен белү бик мөһим.

Елга-күлләрдә, диңгезләрдә үсемлекләр һәм хайваннар үлә, яр буендагы үсемлекләр корый. Пычранган су кешенең сәламәтлеге өчен бик зарарлы.

Суны пычранудан ничек саклыйлар

Агынты суларны чистарту өчен су чистарткыч корылмалар төзиләр. Пычранган су аларда төрле фильтрлар аша үтә. Зарарлы кушылмалар шунда тоткарланып кала, ә чиста су агып чыга. Шунысы кызык: күп кенә чистарткыч корылмаларда кеше сәламәтлеге өчен зарарсыз аерым бактерияләр ярдәмгә килә. Бу бактерияләр агулы матдәләрне зарарсызландыра.

Хәзерге вакытта агынты суларны табигатькә агызмый торган предприятиеләр дә төзелә. Алар пычранган суны үзләрендә үк чистарталар һәм кабат файдаланалар, аннары кабат чистарталар, тагын файдаланалар. Андый предприятиегә күлдән яисә елгадан яңа су алып та торасы юк. Ул үзе дә файдаланудан пычранган суын елгаларга кире агызмый.

Ләкин файдаланылган суны чистарту әле һәр предприятиедә дә тиешенчә көйләнмәгән. Шунлыктан сулыкларга зарарлы матдәләр һаман ага тора.

Суның кадерен белү

Су тутырылган берәр литрлы 500 ләп банканы күз алдына китер. Алар, мөгаен, фатирыгызга сыеп та бетмәс иде. Борылып бетмәгән краннан тәүлек буе шырпы юанлыгы гына су агып торса да, әнә никадәр су әрәм була икән.

Кирәкмәгәнгә краннан су агып торса аны борып куярга кирәк. Ләкин үзебез дә сизмәстән суны кирәксезгә койган чакларыбыз да бар. Мәсәлән, син кулны юганда кранны нык ачасың. Су кранын шулкадәр зур ачма, су тыныч акканда да юынып була, су да азрак тотыла. Синең газлы су шешәсен салкын су агымы астында суытасың килә ди. Шешәне суыткычта саклап суны саклап калсаң яхшырак булмасмы. Һәрвакыт исеңдә тот: гади чиста су – безнең берни белән дә алыштыргысыз байлыгыбыз.

Суның кадерен белергә кирәк. Африка илләрендә кешеләр сусызлыктан интегеп яшиләр. Түбәндәге видеодан су скважинасы бораулап су табылгач аларның ничек шатланганын күрә аласыз.

Чишмәләр – безнең байлыгыбыз

Шуңа күрә чишмәләрне чистарту , карап тору бик кирәкле эш. Авылларыбызның яме, җирнең җаны булган чишмәләребез барыбызга да газиз, кадерле.

Без барыбыз диярлек авыл чишмәләренең суын эчеп үсәбез, тәннәребезгә дәрт, җаннарыбызга шифа алабыз.

Чишмәләр – безнең байлыгыбыз алар. Алар, кечкенә генә булсалар да табигатькә җан кертүчеләр, елга, инеш, күл, диңгезләргә тормыш бирүчеләр.

Еллар уза, заманалар үзгәрә, ә чишмәләр һаман агалар. Күз алдына да китерүе дә кыен булган дәрәҗәдә озын гомерле ул су.

Чишмәләребез кипмәсен, аларның кадерен белик!

Be the first to comment

Leave a Reply