Суыкта өшемәс өчен

Көчле салкыннар вакытында, суык тиюдән саклану өчен беренче чиратта, тиешле итеп киенү һәм дөрес туклану кирәк.

Суыкта урамга чыкканда, натураль булмаган тукымадан тегелгән (синтетик) киемнәр кимәскә тырышыгыз. Чөнки андый киемнәр тәннән бүленеп чыккан тирне сеңдерми, нәтиҗәдә тәнебез дымлана, ә бу исә, үз чиратында өшүгә китерә.

Белгечләр фикеренчә, “кәбестә” кебек киенү, ягъни бер калын свитер урынына өч нәзекне кию, җылыны әйбәтрәк саклый. Артык нык кысып тора торган киемнәр кан әйләнешен начарайта һәм кеше тизрәк өши башлый. Башыгызга җылы башлык, бүрек киегез, чөнки баш аркылы тәннең 40%ка кадәр җылысы чыга. Өске тын юлларын сакларга шарф яисә озын муенлы свитер ярдәм итә.

Шулай ук билгә салкын тиюдән саклану өчен озын куртка, пальто, дубленка кебек киемнәр кию кирәк.

Аяклар өшемәсен өчен, җылы кышкы оекбашлар кияргә, ә аяк киемегезнең астына киез аслыклар салырга мөмкин. Шулай ук кулыгызга җылы бияләйләр киергә онытмагыз. Перчаткаларга караганда бияләйләр кулларны әйбәтрәк җылыта.

Суыкта өшемәс өчен, урамга чыгар алдыннан әйбәтләп туклыклы итеп ашап алыгыз. Чөнки туклыклы ризык сезнең организмга җылылык бүлеп чыгару өчен бик кирәк. Көчле суыклар периодында төрле диеталарны, аз калорияле ризыклар белән туклануны туктатып тору киңәш ителә.

СУЫККА ДА АЛЛЕРГИЯ БУЛА
Суык чакта борыннан су, күзләрдән яшь агып, чын авыру барлыкка килергә мөмкин. Температура нульдан югары булганда да, аллергиянең борчуы ихтимал. Көчле җилдән, дымлы салкыннан суык тими бит. Шулай булгач борыннан су агып, күзләр яшьләнсә, аллергологка барыгыз. Суыкка аллергия булмасын дисәгез, урамга битегезне шарф белән каплабрак, бияләй киеп, «тавегил» таблеткасы кабып чыгыгыз.

ӘҮВӘЛ БОРЫН ӨШИ
Организм суыктан шулай саклана: өшегән борын, колак, бармак, бит очыннан, әйтерсең баш тарта, шулай итеп тәннең башка өлешләрен җылытуга көч сала. Бу урыннарда кан әйләнеше туктый, һәм туңган тире агара. Тик кеше, кагыйдә буларак, моны сизми. Әйтергә кирәк, аяк һәм кул бармаклары тизрәк өши, аннан колак һәм борын бирешә, чөнки аларда май катламы аз. Яңаклар табигать тарафыннан ныграк саклана, әмма алар һәрчак ачык һәм тиз өши. Тәннең төрле өлешләре туңып, никадәр тизрәк сафтан чыга, кеше шул кадәр тизрәк үлемгә якынлаша.

КАР НАЧАР ЯРДӘМЧЕ
Өшегән урыннарны кар белән ышку — авырткан башны стенага бәрү белән бер — акылсызлык һәм зарарлы. Беренчедән, юеш тире ныграк туңа. Икенчедән, ышкыган чакта җәрәхәтләнүе мөмкин, җитмәсә, төзәлгәндә тире купмаячак, һәм ул, кара төскә кереп, азактан җөйгә әйләнергә мөмкин. Гомумән, тәннең өшегән урыннарына кар белән дә, кул һәм кием белән дә тияргә ярамый.

БИЯЛӘЙ КОТКАРА
Перчаткалар кигәндә, һәр бармак аерым булганлыктан, өшү куркынычы зур. Бияләйдә исә алар бер берсен җылыта. Кигән әйбер — бияләйме, перчаткамы, иркен булырга тиеш, аның эчендә һава күбрәк булган саен, бармакларга җылырак һәм уңайлырак. Һәм тагын да шуны онытмагыз: өшегән кулларны ут, плитә, җылыткыч янында җылытырга ярамый. Туңган тиренең тиз генә янып китүе ихтимал, тик моны сизми калуыгыз мөмкин. Тире 36 градустан югары булмаган суда «эрергә» тиеш.

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий