Тавык асрау турында

Бүгенге катлаулы икътисад шартларында, шәһәрдә яшәүчеләрнең дә кайберләре, бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчә генә түгел, ә тавык та үстерәләр. Тавык — иң күп таралган йорт кошы… Өстәлне даими рәвештә йомырка белән генә түгел, ә диетик ит белән дә тәэмин итә ул.

Әмма ләкин тавыкның файдасы максималь булсын өчен кайбер кагыйдәләр төгәл үтәлергә тиеш. Шулай булганда гына бер тавык ел буена 250 күкәй сала ала.

Тавык “йортын” дөрес кору бик мөһим, һәрбер кошның үз оясы — коры, чиста аслык җәйгән фанера яки башка төртле тартмасы булырга тиеш. Тартма караңгы почмакта торсын. Бинадагы иң кулай температура — уналты-унсигез градус. Әгәр дә салкынчарак булса, тавыкларга, җылыныр өчен, күп ашарга туры килә. Тавыкларны үтәли җилдән сакларга, аслыкларын алыштырып торырга, сарайны һәрдаим җилләтергә кирәк.

Утлыкның (кормушка) размерын дөрес билгеләү дә мөһим. Әгәр дә бер тавыкка ун- унике см. дан азрак мәйдан туры килә икән, этеш-төртеш башлана, тавыклар нервылана, ризыкны чәчеп-түгеп бетерә. Су эчергечтә дә бер тавыкка урын ике см. дан ким булмасын.

Сарайда һаваның нормаль дымлылыгы — алтмыш-җит- меш процент булырга тиеш.

Яктылыкны да истән чыгармагыз: бер бик якты лампочка куйганчы, ике кечерәк лампочка янса яхшырак.

Тавыклар йомырканы көннең беренче яртысында сала, шуңа күрә йомырканы кичкә кадәр үк алып керергә

кирәк. Яшьрәк хуҗалар йомырканы шәп салучы тавыкны начар тавыктан аера белмиләр. Йомырканы әйбәт салучы тавыкның тиресе нәфис- йомшак, сыгылмалы, ә күкәй салмый торган тавыкныкы — калын һәм тупас була. Яхшытавык тәпиләрен киң аерып баса, төсе җете була, ләкин тора-бара бу төс тоныклана, чөнки буяучы пигмент күкәй сарысы белән чыгып бетә.

Күкәйне начар салучы тавыкның тәпиләре озын сыйраклы, буыннары тирәсеннән бер-беренә якынайган, төсләре һәрдаим җете була. Яхшы тавыкның кикриге һәм алкалары җете, җылы, нәфис тиреле булса, начар тавыкныкы кечкенә, аксыл, кипкән тупас тиреле була. Яхшы тавыкның күзләре түгәрәк, кабарынкы, ә начарныкы озынча, яссы, төссез була. Йомырканы әйбәт салучы тавык актив, аппетиты яхшы, ә начар салучы сүлпән була, начар ашый.

Тавыкны санап киткән нәрсәләрне истә тоткан хәлдә сайлап алып үрчетсәгез, ул бер генә алтын күкәй түгел, ә 200-250 алтын күкәй салыр дип ышанырга була.

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий