Төрки каһанлыгы (551—630 еллар)

IV гасырдан VI гасыр башына чаклы төркиләр утрак тормыш алып баралар, тимер табу һәм аны эретү белән шөгыльләнәләр. Ләкин алар монгол телле җуҗаннарга буйсыналар. Җуҗаннарның икътисады һәм армияләренең корал белән тәэмин ителүе исә руда чыгаручы, тимер эретүче һәм тимерче төркиләргә бәйле була.

Бумын идарәсе чорында төркиләр

Бумын идарә иткәндә, төркиләр көчәя, җуҗаннар белән хисаплашмый башлый һәм үз биләмәләрен көнчыгышка таба киңәйтә. Алар Кытай белән тату мөнәсәбәттә булырга, сәүдә элемтәләре алып барырга тырыша. 545 елда Бумын ставкасына Кытай императоры илчелеге килә. “Төркиләр бер-берсен котладылар һәм: хәзер безнең дәүләт чәчәк атачак! Безгә бөек дәүләт илчесе килде бит! — дип шатландылар”. Кытай елъязмаларының берсендә бу хакта әнә шулай язылган. Бумын да җавап йөзеннән Кытайга бик зур бүләкләр белән үзенең илчеләрен җибәрә. Шулай итеп, төркиләр дәүләте халыкара тану ала.

Тиздән җуҗаннарның нәфрәт тудырган бәйлелегеннән тулысынча котылырга уңай очрак туа. Җуҗаннар изүеннән интеккән телә кабиләләре изүчеләргә каршы баш күтәрәләр, һөҗүмгә барганда, алар төрекютлар белән очрашалар. Телә кешеләре Бумынга тулысынча күндәмлек белдерәләр, баш ияләр. Шуннан соң “үзенең көченә һәм гаскәренең күп санлылыгына таянып”, Бумын Җуҗан дәүләте җитәкчесенә аның кызын хатынлыкка сорап мөрәҗәгать итә, дип бәян итә елъязмалар. Ачуы чыккан хан: “Син минем тимер эретүчем! Миңа шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә ничек җөрьәт итәсең?” — дип җавап бирә. Моннан соң тәвәккәл Бумын Кытай императоры кызын сорый һәм аңа өйләнә. Күчмә халыклар арасында аның абруе үсә. Уңай форсаттан файдаланып, Бумын 551 елда җуҗаннарның барлык төп көчләрен тар-мар итә һәм үзен ил каһаны дип атый башлый. Шулай итеп Төрки каһанлыгы барлыкка килә.

Төркиләр яулары. Истәми каһан сугышлары

552 елда Бумын каһан вафат була. Аның варислары төркиләр биләмәләрен шактый киңәйтә төшәләр. Алар күрше кабиләләр белән өзлексез сугыш алып баралар, аларның байлыкларын талыйлар, яңа җирләр яулыйлар, әсирләрен сугышчы яисә кол итәләр. Чираттагы бәрелештә җиңелгән Кытай императоры да хәтта каһанга ел саен ясак — 100 мең кисәк ефәк тукыма биреп торырга мәҗбүр булган. Төркиләр бик зур территориядә хакимлек урнаштыра.

Каһанлык төзелгәннән соң бераз вакыт узгач, төрки гаскәрләр һуннар салган юллар буенча көнбатышка таба хәрәкәтләнә башлый. Бу яу башында Бумынның энесе Истәми каһан һәм аның улы Кара Чура тора. Көньяк Себер, Арал буе һәм Көньяк Урал кабиләләрен буйсындырып, алар 558 елда Идел янына килеп җитәләр.

Урта Азиядә төрекләр эфталитларның куәтле дәүләтен, согдилыларны тар-мар итәләр, Сасанидлар Ираны белән берләшмә төзиләр. Иран белән Төрек каһанлыгы Урта Азияне үзара бүлешә. Амудәрьядан көнчыгышта һәм төньякта яткан барлык җир каһанлык составына керә. Яулап алган җирләрдә төркиләргә Бөек ефәк юлын контрольдә тотарга мөмкинлек туа, бу исә дәүләтнең икътисади куәтен көчәйтергә булыша.

Каһанлыкның таркалуы

Төрки каһанлык көнчыгышта Сары диңгездән алып көнбатышта Кара диңгез буендагы далаларга тикле җирләрне колачлый. Шул кадәр зур территория корал көче белән төзелгән империядә бердәм булып озак яши алмый. Өлкәләр арасында тыгыз икътисади багланыш булмый. Еш кына үзара кабынып киткән сугышлар, кайбер төрки аксөякләр арасында кулга төшерелгән җирләр белән мөстәкыйль идарә итәргә омтылыш, хакимият өчен хакимнәр катлавында барган көрәш дәүләтне какшата. Нәтиҗәдә 581-603 елларда каһанлык ике өлешкә бүленә. Көнбатыш өлешенә Алтайдан алып Кара диңгезгә кадәрге җирләр керә. Аның үзәге Җидесуда (Семиречье) була. Көнчыгыш өлеше — Алтайдан алып Бөек Кытай стенасына тикле җәелеп ята. Аның үзәге Орхан елгасында була. 630 елда инде ике дәүләт тә яшәүдән туктый.

Әмма ярты гасыр үткәч, Монголиядә Көнчыгыш-Төрки каһанлыгы оеша. Ул 740 елга кадәр яши һәм кешелек дөньясына Күлтәгин, Төнйокук һәм Билге каһан кабер ташларында менә дигән рун язма үрнәкләре калдыра. Бу язмалар Төрки каһанлыгының гомуми тарихы фонында хакимнәрнең тормышын һәм батырлыгын тасвирлый.

Евразия тарихында төркиләр

Төрки каһанлык Урта Азия һәм көнчыгыш Европа халыклары тарихында мөһим роль уйный. Төркиләр утрак игенчелек өлкәләрен җимермиләр, андагы халыктан ясак җыю белән канәгатьләнәләр. Алар сәүдә үсешенә игътибар итәләр. Төркиләр шулай ук төрки телле кабиләләрнең һәм халыкларның бер дәүләткә берләшүенә булышалар. Шушы берләшмә соңыннан хәзерге төрки халыкларга нигез сала.

Төркиләр беренче язма мәдәният булдыралар. Башта ул согдия әлифбасына нигезләнә, соңрак рун язуына нигезләнә һәм бөтен каһанлык халкы тарафыннан кулланыла. Аның белән бергә гомумтөрки әдәби тел туа. Күлтәгин, Төнйокук, Билге каһан хөрмәтенә куелган кабер ташларындагы текстлар нәкъ шул телдә язылган. Төркиләр заманында шәһәр төзелеше, архитектура һәм сәнгать тагын да үсә. Тарихи чыганакларда юллар һәм почта станцияләре төзү турында да мәгълүматлар бар.

Имәнкискә культурасы

Төрки каһанлык чорында, ягъни VI—VII гасырларда, халыклар күченеп йөрү гадәти күренеш булган. Күченеп йөрүләр дулкыны Идел һәм Кама тирәсенә килеп җиткән.

Төрки каһанлыгы Азов, Каспий һәм Кара диңгез буендагы далалар өчен сугыш алып барган чорда безнең якларда (Идел белән Кама кушылган районда) яңа кабиләләр пәйда була. Фәндә аларны Имәнкискә кабиләләре дип йөртәләр, чөнки алар турында тәүге мәгълүматлар Татарстанның Лаеш районы Имән Кискә авылы янында казу эшләре нәтиҗәсендә билгеле була.

Имәнкискә кабиләсенең традицияләре һәм культурасы җирле кабиләләр йолаларыннан кискен аерылып тора. Мәсәлән, мәетләрне алар башта яндырганнар, аннары, балчык чүлмәкләргә салып, кечкенә базларга күмә торган булганнар.

Имәнкискәлеләрдә игенчелек нык үсеш алган. Җирле кабиләләр арасында алар иң беренче булып җирне ат җигеп, сука белән эшкәрткәннәр. Терлекчелек тә аларның төп шөгыльләренең берсе булган.

Бу кабилә кешеләре бик ерак төбәкләр, хәтта Урта Азия һәм Казахстан белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырганнар. Җирле кабиләләр арасында алар беренчел әрдән булып сәүдә эшләрендә металл акча кулланганнар. Беренче акчалар бронзадан эретеп сугылган һәм озынча булган.

Имәнкискәлеләрнең этник килеп чыгышлары хакында әлегә кадәр фәнни бәхәсләр дәвам итә. Кайбер галимнәр аларны — төрки, икенчеләре борынгы славяннар дип саный. Әлегә моны төгәл генә әйтүе кыен. Бары шунысы гына билгеле: имәнкискәлеләр дә, башка кабиләләр кебек үк, үз вакытында Төрки каһанлыкның яулап алу сугышлары аркасында яшәгән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булганнар.

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий