Кышкы һәм язгы салкыннарда тукранбаш (клевер) бик яхшы дәвалау чарасы булып тора. Тукранбаш төнәтмәсе болай әзерләнә: 5 аш кашыгы кипкән үләнне 1 литр суда пешереп алырга да 1 сәгать дәвамында төнәтергә. Шуны ваннага салып, шул җылы ваннада ярты сәгать чамасы ятарга, соңыннан тәнне сөлге белән корытмыйча кипшенергә.
Буыннар сызлаганда, тире авыруларыннан, гормональ фонны җайга салу, простатиттан профилактика өчен киңәш ителә.