Үгез күзе. ( Арника горная )

Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан кызгылт-көрән төстәге нечкә һәм күп тармаклы, кыска тамырчалы күпьеллык үләнчел үсемлек. Сабагының биеклеге 30—80 см, туры, гади яки берничә кара-каршы ботаклы. Тамыр яны яфракларының саны — 6—8; алар озынча түгәрәк, куе яшел төстә, кәрзин хасил итәләр; сабак яфраклары ланцетсыман, вак, кара-каршы торышлы. Алар күп түгел, гадәттә 1—2 пардан артмый. Оешма чәчәкле башка үсемлекләрнеке кебек үк, чәчәкләре тыгыз, оешма кәрзиннәр булып урнашкан. Кәрзиндәге кырый чәчәкләре телле, кысыр, ачык яшел төстә; уртадагылары — көпшәле, ике җенесле, кызгылт-сары. Җимешләре — карасу-көрән, 7 мм чамасы озынлыктагы, кыл бүрекле орлыклар. Июнь-июльдә чәчәк ата, орлыклары август-сентябрьдә өлгерә.

Үгез күзе болыннарда, аланнарда, урман буйларында, шулай ук субальп тау болынлыкларында үсә. Көнбатыш Украинада, Көнбатыш Белоруссиядә, Балтыйк буе республикаларында очрый. Сирәк үсемлек буларак, үгез күзен җыю тыела. Шунлыктан аны чимал буларак Закарпатьеның кайбер урыннарында гына җыярга мөмкин.

Дару чималы итеп чәчәк кәрзиннәрен, сирәк кенә тамырларын файдаланалар. Аларда 4% ка кадәр арницин, буяу матдәләре (арнидиол һәм фарадиол), цинарин, эфир мае, органик кислоталар, холин, бетаин, сумала, шикәр, дуплау матдәләре бар.

Үгез күзе препаратлары элекке заманнарда ук кан китүне туктатучы чара буларак файдаланылган. Эчке һәм тышкы кан китү вакытында төнәтмәсен эчәргә кушалар (ашар алдыннан көнгә 2 тапкыр 30—40 ар тамчы). Чәчәкләреннән эшләнгән препаратлар аз күләмдә дә үзәк нерв системасын стимуллаштыралар, йөрәк мускулларына уңай тәэсир итәләр. Төнәтмәсен еш кына эчке кан китүләр вакытында акушерлык-гинекология практикасында кулланалар. Үгез күзе үләне белән бәрелгән-сугылган, янган-пешкән урыннарны, вак яраларны, чуаннарны дәвалыйлар. Бу очракларда компресс, примочка, юеш бәйләгечләр куялар. Төнәтмәсе һәм кайнатмасы 1:20 нисбәтендә ясала.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, үгез күзе чәчәкләре сыгынтысы кандагы холестеринны киметә. Аны еш кына атеросклерозны, гипертония авыруларын, стенокардияне, йөрәк хәлсезлеген дәвалау өчен һәм үт суы кудыргыч итеп файдаланалар.

Өй шартларында чәчәк кәрзиннәренең 1:20 исәбеннән әзерләнгән төнәтмәсен кулланалар. Кайнатмасын яки төнәтмәсен көнгә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы эчәләр. Еш кына чәчәк кәрзиннәре урынына яфраклары да кулланыла.

Үгез күзе кәрзиннәрен үсемлек чәчәк ата башлаганда (июнь-июльдә) әзерлиләр. Тамырларын көзен — сентябрьдә казып алалар. Чималны күләгәдә юка гына итеп таратып киптерәләр. Коры урында саклаганда, кипкән чәчәк кәрзиннәре — 2, тамырлары 5 ел буе дару үзлекләрен югалтмыйлар.

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий