Изге, бәрәкәтле Рамазан ае – барча гөнаһлардан котылу, рухи яктан чистарыну, мәрхәмәтлелек һәм юмартлык ае булып тора. Ураза тоту – адәм баласының рухын чистарта торган бөек бер сынау. Һәр мөселман ел саен әлеге айны көтеп ала. Быел 2022 елда, ураза кайчан башлана соң?

ураза кайчан таравих ураза гаете кайчан

2022 елда Рамазан ае кайчан башлана?

2022 елда ураза 2 апрельдә башланып китә, ягъни икенче апрель көнне без уразага керергә тиеш булабыз. Уразаның соңгы көне 1 майга туры килә. Ә инде 2 май көнне Ураза гаете була.

Беренче тәравих мәчетләрдә 1 апрель көнне укыла, ә соңгы тәравих 30 апрель көнне.

Аллаһ Тәгалә киләсе Рамазан аен хәерле итеп, тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек белән үткәрергә насыйп итсен!