Истихара намазы ничек укыла? Бүгенге мәкаләбездә җитди эш башлар алдыннан кылына торган истихара намазы уку тәртибен карап үтәбез.

Истихара намазы

Йоклар алдыннан, төннең бер вакытында, тәһарәт алып, ике рәкәгатьле намаз укыла. Беренче рәкагатьтә «Фатиха» сүрәсеннән соң «Кәфирун» сүрәсен укырга. Рөкүгъ һәм сәждә кылып, икенче рәкәгатькә торгач «Фатиха»дан соң «Ихлас» сүрәсе укыла. Намазны башка намазларны кылгандагы кебек тәмамлыйбыз. Сәлам биргәч, истихара намазы тәмамлана.

Инде истихара намазы ничек укыла икәнен белдек. Алга таба ничек истихара догасы укыла икәнен карап үтик. Истихара догасы түбәндәгечә укыла.

Истихара догасы

Истихара догасы татарча:

Аллаһым! Синең белемең белән хәерне сорыймын. Кодрәтеңнән көч сорыймын һәм Синең бөек фазылыңны телимен. Чөнки Синең һәрнәрсәгә көчең җитәр, минем җитмәс. Син белерсең, мин белмәм. Яшерен булган эшләрне дә белерсең. Аллаһым! Бу эшнең минем динем, тормышым, бүгенге хәлем, соңгы көнем һәм киләчәгем өчен хәерле булыр дисәң, бу эшне миңа тәкъдир ит, аны эшләвемне җиңеләйт, аны миңа мөбарәк кыл. Әгәр бу эшнең динем, тормышым, бүгенге хәлем, соңгы көнем һәм киләчәгем өчен начар булыр дисәң, бу эшне миннән, мине аннан ерак тот, Аллаһым! Хәер кайда булса, миңа насыйп ит, бу эш белән мине шатландыр.

Төшнең мәгънәсе

Ошбу доганы кылгачтын тәһарәтле килеш йөзебезне кыйбла ягына караткан хәлдә йокларга ятарга кирәк. Иртән нинди төш күрүгә карап сораган нәрсәбезнең начармы яхшымы икәнен беләбез.

Төштә ак яки яшел төстәге, яисә күңелне күтәрүче шатлыклы нәрсәләр күрсәк, ул эш хәерле булачагын аңлата.

Ә инде кара яки кызыл төсләр яисә төрле күңелне төшерүче куркыныч нәрсәләрне күрү — ул эшнең яхшы булмасына дәлил.

Әгәр дә төштә бернинди дә нәтиҗә күренмәсә, бу истихара намазы һәм догасы ничек беренче тапкыр укылды шулай ук яңадан укыла. Берничә тапкыр укырга була, нәтиҗә күренгәнчегә кадәр.

Истихара намазыннан соң эшләнәсе эш уңышлы була, чөнки тыныч күңел белән кабул ителгән карар тормышка ашучан. Башкарасы эше хәерле булгач, Аллаһы Тәгалә дә ярдәмен бирер һәм эш уң булыр. Киресенчә булса — Аллаһ бу эшне юк итәр.

Истихара намазы, догасы укучы икеләнмичә, борчылмыйча эшен башкарачак, ул үз-үзен бу эш өчен битәрләмәячәк.

Ничек кенә булмасын, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, Раббысының фатихасын алып эшләнелгән гамәлләр – адәм баласы өчен хәерле. Шулай ук әйтергә кирәк, бу намаз нинди дә булса бер ниятләгән зур эш алдыннан укыла.

Эшләячәк эшләребез уң булсын Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламасын, ниятләгән хәерле теләк-максатларыбызга ирешергә насыйп булсын!