Зәвәл — намаз вакытлары җәдвәлендә еш очрый торган сүз. Кайбер кеше аның нәрсә аңлатканын белеп бетерми. Зэвэл вакыты нэрсэ соң ул, нинди вакытны аңлата? Бүгенге язмабызда кыскача шуны аңлатып китәргә булдык.

Зәвәл вакыты нәрсә ул?

Зәвәл вакыты — ул кояшның иң югары ноктага җитүе. Икенче төрле әйткәндә, кояшның зениттагы вакыты. Зәвәл вакытында намазлар укырга ярамый (җомга көнне мәчет намазы укудан кала). Ә инде кояш зенитны кисеп үтүеннән соң өйлә намазы вакыты керә һәм өйлә намазын укырга ярый.

Зәвәл вакыты нәрсә ул?

Димәк, зәвәл вакытыннан соң 5-6 минуттан өйлә намазын укырга ярый. Ләкин, безнең Татарстанда намаз вакытлары таблицаларында өйлә намазы күбрәк 12:00 дип күрсәтелгән. Бу мәчетләрдә өйлә намазы уку вакыты бер вакытка туры килсен өчен эшләнә. Чөнки төшке ял вакыты булганлыктан, күп кешегә бу вакытта намаз укырга уңайлы.

Әгәр дә сез яши торган авыл яки шәһәрдә мәчет бар һәм анда азан әйтелә икән, ир-атларга өйлә намазын мәчеткә барып уку яхшы, ә инде хатын-кызларга һәм мәчеткә бара алмый калган ир-атларга өйлә намазын мәчеттән азан әйтелгәннән соң уку әйбәт, чөнки азан бөтен мәхәллә халкы өчен әйтелә.

Мәчете булмаган яки азан әйтелмәгән торак пунктларда, яисә басуда эшләүче яки мәчеттән ерак урында һәм сәфәрдә булган кешеләргә зәвәл вакыты узгач та өйлә намазын укырга керешергә мөмкин, ягъни 12 тулганны көтү кирәкми, зәвәлдән соң берничә минут узса шул җитә.