Кунут догасы Витр намазында укыла. Витр намазы төнлә белән, ястүдән соң башкарыла торган намаз. Кунут догасын  витрның соңгы, өченче рәкагатенең кыямыннан соң (баскан килеш сүрәләр укылгач), яңадан кулларны күтәреп тәкъбир әйткәч, укыйлар.

Кунут догасы татар хәрефләре белән

АЛЛААҺҮММӘ ИННӘӘ НӘСТӘГИИНҮКӘ ҮӘ НӘСТӘГФИРУКӘ ҮӘ НҮЪМИНҮ БИКӘ ҮӘ НӘТӘҮӘККӘЛҮ ГӘЛӘЙКӘ ҮӘ НҮҪНИ ГӘЛӘЙКӘЛ-ХАЙИИР.

ҮӘ НӘШКҮРҮКӘ ҮӘ ЛӘ НӘКФҮРҮКӘ ҮӘ НӘХЛӘГҮ ҮӘ НӘТРУКУ МӘЙЙӘФҖҮРУКЬ.

АЛЛААҺҮММӘ ИЙЙӘКӘ НӘГБҮДҮ ҮӘ ЛӘКӘ НҮСАЛЛИИ ҮӘ НӘСҖҮД

ҮӘ ИЛӘЙКӘ НӘСГӘӘ ҮӘ НӘХФИДҮ НӘРҖҮ РАХМӘТӘКӘ ҮӘ НӘХШӘӘ ГӘЗӘӘБӘК

ИННӘ ГӘЗӘӘБӘКӘ БИЛ-КҮФФӘӘРИ МҮЛХИКЪ

Кунут догасын тыңлап өйрәнү өчен аудио

Кунут догасы татарча мәгънәсе

Йә Рабби, тәхкыйк, без Синнән ярдәм сорыйбыз, һәм Синнән гөнаһларыбызны ярлыкавыңны үтенәбез. Сиңа инанабыз һәм тәвәккәл кылып һәрбер эшләребезне Сиңа тапшырабыз. Сине генә мактыйбыз. Сиңа шөкер кыламыз, көферлек кылмыйбыз. Сиңа гөнаһ кыла торган кешеләрне ташлыйбыз. Йә Рабби, без сиңа гына гыйбадәт кылабыз. Һәм Синең өчен генә намаз укыйбыз, сәҗдә кылабыз һәм гыйбадәт кылып, Сиңа якын булырга тырышабыз. Рәхмәтеңне өмет итәбез, газабыңнан куркабыз. Тәхдыйк, Синең газабың имансыз кешеләргә генә тиючедер.

Кунут догасын ятлаганчыга кадәр витр намазында, вакытлыча, Раббәнә догасын укып торырга мөмкин:

«Раббәнәә әәтинә фид-дүнйәә хәсәнәтән үә фил-әәхырати хәсәнәтән үә кыйнәә гәз̣әәбән-нәәр»
(«Әй Раббыбыз! Безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык бир, безне җәһәннәм газабыннан сакла»).

Витр намазы һәркем аерым укый торган намаз. Ләкин Рамазан аенда, мәчетләрдә тәравих намазлары укыганнан соң, ир-атлар витрны да җәмәгать белән укыйлар.