Бәраәт кичәсе – гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн булып санала.

Быел, 2024 елда бу кичә 24 февраль киченә туры килә

Нәкъ шушы көнне Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куела.

Бэраэт кичэсе мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрләргә хәер өләшенә, мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләләр.

Бу кичне гыйбадәттә, Коръән укып, намазлар укып үткәрергә кирәк.

Әлеге көнне кояш баер алдыннан 40 тапкыр: “Сүбхәнәллаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләәхәүлә вә лә күәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм” – дип кабатлау һәм 100 тапкыр пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә салават әйтү яхшы.

Бу кичтә ахшам намазыннан соң 2 рәкәгат итеп, 3 тапкыр нәфел намазы укырга киңәш ителә. Аннан соң изге теләкләрне өмет итеп һәм мәрхүмнәр рухына багышлап “Ясин” сүрәсен уку бик тә саваплы.

Иң мөһиме бу кичтә барлык тормышыны күз алдыннан үткәрү. Бер кем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын онытырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка уткәрә, ул зур өстенлектән мәхрүм кала. Әлеге вакыйганы көндезен ураза тотып кичен гыйбадәттә уткәрү бик саваплы.

Бәраәт кичәсе өч тапкыр Ясин (Йәсин сүрәсе тулысынча) уку яхшы.

Беренче тапкырында дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен укыла. Укырга керешер алдыннан түбәндәгечә ният әйтелә:

“Йә Раббым ният кылдым дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен Ясин сүрәсен укымакка — Раббым кабул ит”. Аннан Ясин сүрәсе укыла аңардан соң Бәраәт догасы (дога аста).

Икенче Ясинне озын, хәерле, иманлы гомер сорап укыйлар. Ният мондый тәртиптә әйтелә:

Йә Раббым бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен Ясин укымакка ният кылдым — Раббым кабул ит” һәм тагын икенчегә Ясин укыла аннары шул ук Бәраәт догасы кылына.

Өченче “Ясин”не укыр алдыннан ният кылу тәртибе:

“Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен “Ясин” укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит”.

Ясин укыла, аны тәмамлаганнан соң, Бәрәат догасы укыла.

Бәрәат догасы

Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръән-Кәримеңдә: “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул-мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”, — дип әйтәсең.