Ислам динендә, сәфәр кылучы кешеләр өчен, шәригать тарафыннан кайбер җиңеллекләр билгеләнгән, аларның берсе – юлда намаз уку. Хәнәфи мәзһәбе буенча юлчы намазы ничек укыла? Мосафир намазы турында нәрсә белергә кирәк? Бүгенге язма шул хакта булыр.

Ислам дине буенча кем мосафир булып санала?

Исламда юлчы (сәфәр кылучы) кеше башкача мосафир дип атала. Мосафир – ким дигәндә 100 чакрым тирәсе һәм аннан да күбрәк ераклыкка сәяхәткә чыккан кеше.

Мөселман, 100 чакрымннан артык арага сәфәр кылу нияте белән, шәһәр яки авыл чикләрен ташлап киткәч үк мосафир булып санала һәм шәригать буенча кайбер өстенлекәргә ия була.

Мосафирга рөхсәт ителә:

  • әгәр дә ураза тоту авыр булса, рамазан аенда фарыз (мәҗбүри) уразаны калдыру (бүтән вакытта каза кылу шарты белән);
  • җомга намазын калдыру (әгәр катнашу кыенлык тудырса), бәйрәм намазларында катнашмау;
  • өч тәүлек буена оекбашка мәсех кылу (гадәти шартларда бер тәүлек кенә рөхсәт ителә);
  • дүрт ракәгәттән торган намазларны (өйлә, икенде, ястү) кыскартырга.

Шулай ук мосафир Корбан бәйрәме уңаеннан корбан чалудан азат була.

Әгәр дә ул барган җирендә 15 көннән азрак вакытка калырга уйласа, мосафир статусы торган урынында да саклана. Әмма яңа урынга 15 тәүлектән артык вакытка калырга ниятләп килсә, килгән урынында юлчы булып саналмаячак, бу очракта барасы урынга килеп җиткәнче һәм кире кайткан юлда вакытында гына мосафир була. Әгәр дә сәфәргә күпме вакытка баруы ачык билгеле булмаса, 15 көннән артык тоткарланырга туры килсә дә, мосафир булып саналачак.

Хәнәфи мәзһәбе буенча юлчы намазы

Әгәр дә мосафирның сөннәт намазлары кылу өчен вакыты бар икән, ул аларны кыскартмый, ә тулысынча укый.

Әгәр мәчеттә җирле имам (яки мосафир булмаган кеше) артыннан ияреп намаз укыса, намазын кыскартмыйча, алар кебек тулысынча укып бетерә. Әгәр дә юлчы үзе, мосафир булып саналмаган кешеләр алдында, имам булып торса, ул ике ракагат итеп кенә укый, ә башкалар калган ике ракагәтләрен үзләре генә на укып бетерә, ләкин мосафир, имам булып басканчы аларны бу хакта алдан кисәтергә тиеш.

Әгәр дә мосафир, сәфәрдә булмаганда казага калган, дүрт ракагат намазын (сәфәрдә вакытта) каза кылырга уйласа, ул каза кылына торган намазны тулысынча укырга тиеш, ләкин сәяхәт вакытында намазы казага калса, ул аны ике генә ракагат итеп кенә тулыландыра (каза кыла), хәтта өендә (сәфәрдән кайткан) булса да.

Юлчы кешегә намазларын кыскартып уку мөмкинлеге – Аллаһ Тәгаләнең колларына биргән бүләге булып санала, шуңа күрә бу өстенлекләрдән мөэмин шатланып файдаланырга тиеш. Шулай ук мосафирның догасы – кабул булына торган догаларның берсе. Бу хакта онытмыйк, сәфәрдә вакытта үзебез, якыннарыбыз өчен дога кылып Аллаһтан сорыйк!