Рамазан ае 2026 елда 19 февральдан башлана һәм 19 мартка кадәр дәвам итә. 20 март көнне Ураза гаете була.
Ураза гыйбадәте Аллаһы Тәгалә тарафыннан барлык кешеләр өчен дә фарыз кылынды. Бу айда сәламәтлеге булган һәрбер мөселман, әгәр ул балигъ яшьтә һәм сәфәрдә булмаса Ураза тотарга бурычлы. Бу Аллаһы Тәгаләнең кешеләр өчен билгеләгән кануны.
Сәхл (радыйаллаһу ганһү) тапшырып калдырган бер риваятьтә Мөхәммәд пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи уәс-сәләм) болай дип әйткән: “Җәннәттә әр-Рәййан дип атала торган бер ишек бар. Ошбу ишектән Кыямәт көнне бары ураза тоткан кешеләр генә керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмас.» — дигән.
Кыямәт көнне: “Ураза тотучылар кайда?” – дип сораячаклар. Ураза тоткан кешеләр торып, шул ишектән кереп китәчәкләр.
Алар кереп беткәчтен, ишек ябылачак һәм моннан соң ул ишектән башка берәү дә керә алмаячак” (Бохари, “Саум”, 4, 2/226; Мөслим, “Сыйам”, 166; Тирмизи, “Саум”, 55; Нәсаи, “Сыйам”, 43).