17 августта (2023 ел) Ислам календаре буенча икенче ай — Сәфәр ае башланды һәм ул 16 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу айның исеменең килеп чыгышы турында ике версия бар. Беренче версия буенча, ул «сәяхәт итәргә», «юлга (сәфәргә) чыгарга» сүзләреннән килеп чыккан, чөнки бу вакытта борынгы гарәпләр йортларын һәм гаиләләрен калдырып ерак юлларга сәфәргә киткәннәр. Икенче версия буенча, «сәфәр» — сары дигәнне аңлаткан сүздән килеп чыккан, чөнки бу вакытта гарәп чүлендә гадәттә көз фасылы башланган.

Ни өчен сәфәр аен хәвефле ай дип атыйлар?

Сәфәр ае белән бәйле киң таралган бер ялгышлык бар. Ул да булса, бу айны бәхетсез ай дип санау, янәсе ул бәла-казалар һәм кайгылар китерә, һәм бу айда һәртөрле эш башлау, бигрәк тә никахлар тыела дип санау. Болар барсы да дөрес түгел, чөнки сәфәр аена карата мондый тискәре карашлар Ислам диненә кадәр, мәҗүсиләр вакытында барлыкка килгән. Ул чорда кешеләр булачак вакыйгаларны билгеле бер күренешләр белән тиңләштерергә, чагыштырырга омтылганнар. Исламгача гарәпләр сәфәр ае башлануыннан курыкканар, үзләрен һәм гаиләләрен төрле явызлыктан һәм бәхетсезлектән саклау өчен чаралар күргәннәр. Ләкин Мөхәммәд пәйгамбәр Ислам дине белән килгәч, бу хорафатлар, юраулар тукталган. Чөнки Ислам динендә төрле хорафатларга ышануга урын юк. Коръәндә әйтелгәнчә: «Һәркайсы бәла-каза Аллаһ ихтыяры белән генә ирешә» (Тагабун, 11).  Шуңа күрә төрле бәла-каза, уңышсызлыкларны билгеле бер вакыт аралыгы белән бәйләү дөрес түгел. Хәдисләрдә дә Ислам динендә начарга юрауга урын юк, бары яхшыга гына юрау мөһим дип әйтелә.

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе һәм салаваты булсын): «Авырулар, кошлар, ябалаклар һәм Сәфәр ае белән бәйле хорафатларга урын юк. Бу әйберләрдә начар билге юк. Сәфәр аенда начар билге юк. Ябалакларның кычкыруында начар билге юк», — дип әйткән.

Сәфәр аенда никах укытырга ярыймы?

Ярый. Сәфәр ае башка айлар кебек үк гадәти ай. Ул — Аллаһ барлыкка китергән календарьның бер өлеше, һәм ул бәхетсез һәм куркыныч була алмый. Гомумән Исламда айларның бәла-каза китерүе белән бәйләнеше юк. Шуңа күрә сәяхәткә чыгу, өйләнү (никах укыту) яки бу айда яңа эш башлау өчен бернинди дә киртәләр юк. Бу эшләрнең уңышы бернинди айга бәйле түгел.

Сәфәр аенда нинди дога укырга?

Башка айлардагы кебек үк, сәфәр аеның да үз фазыйләтләре бар. Бу чорда башкарылган намазлар, догалар һәм барлык игелекле эшләр, башка айлардагы кебек үк, Аллаһ тарафыннан кабул ителә.

Без сәфәр аенда Аллаһка шундый дога белән мөрәҗәгать итә алабыз:

اَللّهُمَّ فَرِّجْنَا بِدُخوُلِ الصَّفَرِ وََاخْتِمْ لَنَا بِالْخَيْرِ وَ الظَّفَرِ

«Аллахуммә фәрриҗнә бидухули-ссафәри уәхтим ләнә бил-хайри уәз-зафәр».

Бу: «Әй Аллаһ, безгә Сафар аена керү шатлыгын бир. Безгә аны игелек һәм җиңү белән тәмамларга рөхсәт ит».

Шуңа күрә әйдәгез, сәфәр ае турында ялгыш фикерләргә әһәмият бирмик. Без Аллаһыга ышанабыз һәм үз вакытыбызны иман һәм гыйбадәт белән дәвам итәбез, игелекле эшләр башкарабыз һәм барлык эшләребездә уңышларга омтылабыз.

Сәфәр ае — безнең өчен гыйбадәтләр үтәү һәм рухи өлкәдә камилләшү мөмкинлеге. Бу ай безгә бәракәт, тынычлык һәм уңыш китерсен.