Рамазан аенда авыз ачу, ифтар мэжлесе ойлэрдэ ничек уздырыла, тэртибе хакында языгыз әле?
Ифтар мәҗлесләрен өйдә үткәрү тәртибе болай булырга мөмкин. Ахшам намазына утыз-кырык минут кала җыелалар. Вәгазь сөйләнә, Коръән укыла, сәдакалар таратыла.
Авыз ачар вакыт җиткәч, имам үзе яки аның ярдәмчесе — мөәззин азан әйтә. Азаннан соң, имам мәҗлестәгеләр белән бергә авыз ача һәм түбәндәге доганы укый:
Аллааһүммә ләкә сумнәә уә бикә әәмәннәә үә гәләйкә тәүәккәлнәә үә гәләә ризькыйкә әфтарнәә фәгъфирләнәә йәә гаффәәру мәә каддәмнәә үә мәәә әххарнәә.
Шуннан соң ахшам намазын укыйлар. Имам ифтар ашы оештыручыларны намаз уку өчен урын әзерләү зарурлыгы хакында кисәтеп куйса, яхшы.
Ашаганнан соң, имам яки аның ярдәмчесе дога кыла, мәсәлән:
Әлхәмдү лилләәһил ләзиии әтъгәмәнәә үә сәкаанәә үә җәгәләнәә минәл мүслимииин. Аллааһүммә әтъгим мән әтъгәмәнәә үә ськый мәң сәкаанәә үә рзүкънәә мин нигәмил җәннәһ.
Шулай ук доганы татарча һәм ифтарда катнашучыларның туган телендә уку мәслихәт.
Ураза тотучыларга кыен булмасын өчен, ашый башлаганчыга кадәр өстәлдәге ризыкларны каплап куйсаң, яхшы.
«Нигезләмә» (2019) китабыннан