Әгәр мөселман берәр нәрсә эшләргә ниятләсә һәм үз планнары турында башкаларга сөйләсә, ул һичшиксез «Әгәр моны Аллаһ теләсә» дип әйтергә тиеш, гарәпчәгә тәрҗемә иткәндә бу – ИншаАллах була.

Болай әйтергә Аллаһы Тәгалә Үзе Коръәндә боера:

«Берни турында да: Мин моны иртәгә эшлиячәкмен — дип әйтмә. Мәгәр Аллаһ теләсә генә (ИншәАллаһ) эшләрмен — дип әйт…» (Кәһеф сүрәсе 23-24 аятьләр)

Ин ша Аллах нәрсә аңлата?

Әгәр татарчага тәрҗемә итсәк бу сүз – «Аллаһ теләсә», «Аллаһ боерса» яки «Аллаһ бирсә» кебек килеп чыга. Күпләр, мөгаен, үз тормыш тәҗрибәләреннән беләдер: Аллаһны искә алмыйча «мин моны һичшиксез  эшләячәкмен» дип әйтсәләр, бу эш күпчелек очракта уңышсызлыкка очрый. Шуңа күрә, әгәр дә мөһим эш көтелә икән, «ИншаАллах, мин моны эшләячәкмен» дип әйтергә кирәк.

ИншаАллах диеп кайчан әйтәләр?

Без иншАлла сүзенең мәгънәсен һәм ничек тәрҗемә ителүен аңладык. Димәк, бу сүз, киләчәккә планнарыгыз турында кемгәдер сөйләсәгез, һәрвакыт әйтелергә тиеш.

Мәсәлән: «мин бакчама яшелчә утырттым, ин ша Аллаһ көзен уңыш җыячакмын» — дип әйтәбез. Чөнки көз көне нәрсә булачагын белмибез, үсәчәкме әле ул утырткан нәрсәләребез, яки кеше үзе исән буламы — моны Аллаһтан башка беркем белми.

«Ин ша Аллаһ» яки «Аллаһ теләсә» дип әйтүне санга сукмыйча, кеше үзен Аллаһыдан югарырак куя, әйтерсең лә ул Аңардан күбрәк белә, шуңа күрә мондый кешеләргә Аллаһы Тәгаләнең ачуы төшә һәм аларның планнары җимерелергә мөмкин. Адәм баласы һәрвакыт шуны истә тотарга тиеш: дөньядагы һәрнәрсә бары тик Аллаһ ихтыяры белән генә була. Шуңа күрә һәр сүзне үлчәп сөйләргә, һәрвакыт Аллаһны искә алырга кирәк.

ИншАлла ничек дөрес языла?

Гарәпчә болай языла: إِنْ شَاءَ ٱللَّٰ

Әгәр бу сүзне татар хәрефләре белән язарга тырышсак, ул болай килеп чыга: Ин шә-ә Аллаһ

Ин шэ Аллах дип әйтсәләр ни дип җавап бирергә?

Кайвакыт мондый сорау бирәләр: «әгәр миңа иншАлла дип әйтсәләр, ничек җавап бирергә? Югарыда әйтелгәннәрдән без бу сүзнең мәгънәсен белдек һәм билгеле бер җавап таләп итмәгәнен аңладык.