«Әлхәмдүлилләһ» — никадәр матур сүз. Аллаһ Тәгаләнең хөкеменә риза булуыбызның иң күркәм чагылышы ул. Мәсәлән, намаздагы «Сөбханәкә» догасында һәм «Фатиха» сүрәсендә ХӘМД (мактау) сүзләре бик еш очрый.
«Әлхәмдүлилләһ» — Аллаһка мактау булсын дигән мәгънәдә
Көненә биш тапкыр укылган намаз саен телебез һәм күңелебез белән хәмд әйтергә өйрәнәбез. Моннан тыш, әһәмиятле берәр эшне башлаганда да, тәмамлаганда да хәмд әйтү мөселманның әхлакый үзенчәлеге булып тора.
Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи уә сәлләм) күңеленә охшаган берәр нәрсә күргән саен: «Аллаһка хәмд булсын, файдалы нәрсәләр Аның нигъмәте белән барлыкка китерелде», — дигән.
Охшамаган нәрсә күрсә:
«Һәр очракта да Аллаһка хәмд булсын»,—дип әйткән (Ибне Мәҗә, Әдәп, 55).
Хәмд һәр эштә Аллаһны искә төшерү һәм Аның бөеклегенә төшенү дигәнне аңлата. Шөкер сүзе белән хәмд сүзе кайвакыт бер үк мәгънәдә кулланылса да, асылда, бер-берсеннән аерылалар. Шөкер — бирелгән ниъмәтләр өчен рәхмәтле булу. Мөэмин Һәрбер нигъмәт өчен шөкер кыла. Ә хәмд сүзе исә, шөкер сүзенә караганда, шактый киңрәк мәгънәне белдерә. Хәмд әйтү мөэминне башкалардан аерып тора торган сыйфат. Чөнки мөэмин муллыкта да, фәкыйрьлектә дә Аллаһ Тәгаләгә хәмд әйтә: «Безне бу нигъмәткә ирештергән Аллаһка хәмд булсын. Аллаһ Тәгалә безне туры юлга юнәлдермәсә, без тугры юлны таба алмас идек» (Әл-Әгьрәф, 7/43).