Имсак нәрсә ул? Кайчан башлана? Имсак вакыты керү белән, кыска гына вакытка ашау-эчүне дәвам итәргә ярыймы?

Имсак кәлимәсенең сүзлек мәгънәсе: «үзеңне тыю, үз-үзеңне туктату, кулга алу, тыелу».

Дини термин буларак, фәҗр (иртәнге намаз) вакытыннан соң ифтар вакытына кадәр ашаудан, эчүдән, җенси якынлык һәм уразаны боза торган башка нәрсәләрдән тыелу, ерак тору дигәнне аңлата.

Имсакның киресе (антонимы) ифтар була. Халык арасында исә имсак ураза тота башлый торган таң беленү вакыты (сәхәр тәмам)  мәгънәсендә кулланыла. Бу очракта имсак — ураза тота башлау вакыты дигән сүз.

Уразаны кайчан башлап, кайчан бетерергә кирәклеге Коръәни-Кәримдә түбәндәгечә аңлатыла: «(Рамазан төннәрендә) шәфәкъ яктылыгы төн караңгылыгыннан аерылганчы (таң сызыгы беленгәнче) ашагыз, эчегез. Аннары ахшамга кадәр (ашау-эчүдә, җенси якынлыкта булмыйча) уразаны тәмамлагыз» (Әл-Бәкара, 2/187).

Календарьларда күрсәтелә торган имсак тәүлектәге уразаны тота башлау вакытын белдерә.

Имсак вакыты  — шулай ук төннең тәмамлануын, ястү намазының вакыты чыгуын, иртәнге намаз вакыты керүен күрсәтә. Шуңа күрә имсак вакыты (иртә намазы вакыты) керү белән ашау-эчүдан баш тарту тиешле. Имсак (сәхәр тәмамлану вакыты) башланган мәлдә (минутта) авызда ризык булса, аның йотылуында һич куркыныч юк.