Тәүхид (Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышану) – Ислам диненең нигезен тәшкил итә. Исламны кабул итәргә теләгән кеше, беренче чиратта, кәлимәи-тәүхидне (тәүхид сүзен яки иман кәлимәсен) ихластан кабул итеп әйтергә тиеш. Кәлимәи-тәүхид (кәлимәтүт-тәүхид) тәгъбире Аллаһтан башка илаһның булмавын белдергән җөмләнең исеме. Татарларда иман кәлимәсе (сүзе) дип тә йөртелә, гадәттә никах мәҗлесләрендә кияү белән кәләштән әйттерәләр.

Кәлимәи-тәүхид (иман кәлимәсе) «Лә иләһә илләллаһ Мухаммадүн расүлуллаһ» сүзләреннән гыйбарәт Һәм «Аллаһтан башка илаһ юк, Мөхәммәд (с.г.в.) Аллаһның илчесе» дигән мәгънәне белдерә.

Кәлимәи-тәүхид иман асылының һәм, гомумән, диннең үзлеген тәшкил иткән ике нигезгә корылган. Боларның беренчесе — Аллаһның бөеклеген һәм берлеген, икенчесе Аның кешеләр белән мөнәсәбәтен тәэмин итүче пәйгамбәрлекне ассызыклый.

Кешенең акылы һәм теле ни белән мәшгулъ булуы бик мөһим. Кәлимәи-тәүхидне еш кабатларга тиешбез. Кәлимәи-тәүхид шул ук вакытта зикер дә була. Ул барлык зикерләрдән дә кыйммәтрәк. Бу хакта сөекле Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе, салаваты булсын): «Зикернең иң фазыйләтлесе — «Лә иләһә илләллаһ» һәм доганың иң фазыйләтлесе — «Әлхәмдүлилләһ» сүзе», — дигән (Ибне Мәҗә, Әдәп, 55).