Ә сез Коръәндәге күп фактларның фән тарафыннан расланганын белә идегезме? Әлеге язмада без, Коръән могҗизалары дип әйтеп була торган берничә кызыклы фактны карап үтәрбез.
Тормышның судан килеп чыгышы
«Аллаһ барлык тереклек ияләрен судан яралтты. Алардан корсакларында шуышканнары, ике аякта, дүрт аякта йөргәннәре бар. Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр. Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәгә Кодрәтле.» («Ән-Нур» сүрәсе, 45 нче аять).
Бүген кешеләр белә, су – ул тормыш чыганагы һәм тере организмнар барысы да судан барлыкка килгән. Организм күзәнәкләрдән тора, ә күзәнәкнең нигезе – су. Мәсәлән, су цитоплазманың 80 процентын тәшкил итә. Ләкин бу хакта микроскоп уйлап табылгач кына билгеле була.
Бармак эзләренең уникальлеге (кабатланмаслыгы)
«Әллә адәм баласы уйлыймы — үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? Әлбәттә! Без аның бармак очларын да яңадан җыячакбыз» («Әл-Кийама » Сүрәсе, 3-4 нче аятьләр).
Кешенең бармак очларының тире өслегендәге рәсем уникаль, ул беркайчан да кабатланмый. Хәтта ДНК структурасы бер үк булган игезәкләрнең дә бармак эзләре төрле. Бармак очларындагы мәгълүмат кешене танырга мөмкинлек бирә. Бармак төзелешенең бу мөһим үзенчәлеген галимнәр XIX гасыр ахырында гына ачыклаганнар.
Нефтьнең килеп чыгышы
Коръәннең 87 нче сүрәсендә («Әл-Әглә») болай дип әйтелә: «Ул терлекләргә утлауларны чыгарды, шуннан аларны яшел хәленнән кап-кара чүпкә әйләндерә» (4-5 нче аятьләр).
Нефть микроорганизмнар һәм химик матдәләр тәэсирендә үсемлек һәм хайван калдыкларының таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Коръәндә нефтьнең барлыкка килүенең өч шарты искә алына: үсемлекләр (көтүлекләр), бу үсемлекләрнең узган елгы үләнгә әверелүе, шулай ук бу массаның караңгы төстәге матдәгә әверелүе. Бу нефть барлыкка килүнең өч этабы.
Бер-берсе белән кушылмый торган ике диңгез
«Ул бер-берсе белән очрашкан ике диңгезне кушты. Алар арасында киртә бар, алар аны боза алмыйлар» («Ар-Рахман » сүрәсе, 19 – 20 нче аятьләр).
1962 елда океанологлар Баб – Эль-Мандеб бугазында, Аден култыгы һәм Кызыл диңгез тоташкан урында, искиткеч күренеш ачалар, алар Кызыл диңгез һәм Һинд океаны сулары арасында төгәл чик күрәләр. Бу ике сулык очраша һәм янәшә ага, әмма беркайчан да кушылмый. Соңрак шундый ук күренеш Урта диңгездә дә табылган, аның сулары Атлантик океан сулары белән катнашмый.
Бу диңгезләрнең сулары тоташа, ләкин үзара кушылмый, үз сыйфатларын саклый һәм бу күренеш меңнәрчә еллар буена дәвам итә.