Рәҗәб ае уразасы турында: рэжэп аенда ураза тоту, рэжэб ае уразасын ничек ниятлэргэ, уразаның фазыйләтләре турында кыскача.
Рәҗәп ае уразасына ният
Рәҗәб ае уразасына ниятне үз телеңдә әйтергә дә мөмкин, гарәпчә әйтү мәҗбүри түгел. Мәсәлән болай:
«Ният кылдым таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр Рәҗәб ае уразасын тотмакка».
Рәҗәб аена ифтар догасы
Рэжэп аенда авыз ачканда укыла торган аерым догасы юк, шуңа күрә Рамазан аенда укыла торганын кылырга мөмкин:
“Йә Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.
Раҗәб ае уразасының фазыйләтләре турында кыскача
Безнең һәр гыйбадәтебез өчен Аллаһ әҗерен бирә. Раҗәб ае уразасы өчен дә без Аллаһы Тәгаләдән чиксез әҗерләр алабыз. Ни өчен, чөнки хәдистә әйтелә: «Рәҗәб — Аллаһның ае, кем бу айда бер көн булса да ураза тотса, ул кешедән Аллаһ риза булыр».
Шулай ук ураза гыйбадәтенең әҗерләре хакында хәдисләр дә бик күп:
Әбү Һөрәйра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган риваятьтә Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм әйткән): “Аллаһ: “Адәм углының эшләгән һәр хәерле эше үзе өчен, әмма ураза алай түгел. Ураза бары тик минем өчен генә. Аның савабын да мин бирермен”, – дип әмер итте.
Ураза – ул калкан. Һәркайсыгыз ураза тоткан көнне яман сүз сөйләшмәсен һәм яман гамәл кылмасын, дошманлык (яки тавыш-гауга) куптармасын.
Әгәр берәү уразалы кешене сүкмәкче яки кыйнамакчы булса, аңа шундук: “Мин ураза тотам”, — дип әйтергә кирәк.
Мөхәммәднең нәфесенә (җанына) хуҗа булган Аллаһка ант итәм: ураза тотучы кешенең авызыннан килүче ис Аллаһ алдында мускус исеннән дә хушрак һәм чистарак.
Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе – (ифтар вакытында) ураза бозылганда сөенү, икенчесе – Раббысына кавышкан вакытта ураза(ның савабы) белән сөенү”
Сәхл (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер риваятьтә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: “Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер ишек бар. Бу ишектән Кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак.