Барча мактауларыбыз безне юктан бар кылган Раббыбыз Аллаһыга булса иде. Аның хак Расүле, безгә динебезне өйрәтер өчен җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңел түрләребездән чыккан салават-шәрифләребез ирешсә иде.

Мөселман календареның беренче ае булган мөхәррам ае җитү белән Ислам дөньясында яңа ел башлана. Динебезнең башлангыч чорында мөселманнарның үз календарьләре булмый әле һәм сәхабәләр үзара киңәшләшкәннән соң, елны һиҗрәт, ягъни Пәйгамбәребез салләллаһу
галәйһи вә сәлләмнең Мәккәдән Мәдинә шәһәренә күчеп килү вакытыннан саный
башларга кирәк, дигән фикергә киләләр. Чөнки нәкъ менә күчеп килү (һиҗрәттән) соң
дин тотучылар тормышында яңа этап башлана: Мәдинәдә, кечкенә булса
да, беренче Ислам дәүләте барлыкка килә, дөньяда беренче мәчет төзелә.

Беренче сәхабәләрнең һиҗрәте дә һәрберебез өчен ныклык һәм күркәм үрнәкнең мисалы булып тора. Сәхабәләр туган йортларын, туганнарын, якыннарын, малларын калдырып, Аллаһы ризалыгы өчен дип, динебез Исламны куәтләү ниятеннән нурлы Мәдинә шәһәренә күченәләр.

Мөхәррам ае – Ислам календаренең иң беренче ае һәм шулай ук харам айларның берсе.

Мөхәррәм аеның фазыйләтләре һәм аның изгелекләрен күрсәтеп, Аллаһының Расүле болай дигән: «Рамазаннан соң тоткан иң хәерле ураза – Аллаһының ае булган мөхәррам уразасы» – дигән (Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан)

Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә Изге Коръән аша болай дип әйтә: «Һичшиксез, Аллаһы хозурында айларның саны Аллаһының күкләрне һәм җирне яраткан көндәге [катгый карарын белдергән] язуында [Ләүхүл-Мәхфүздә] – унике. Шуларның дүртесе – харам [айлар]. Бу – хак дин». «Әт-Тәүбә», 9:36

Әбү Бәкер (радыяллаһу ганһе) Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мондый сүзләрен китергән: «Елда унике ай бар. Аларның дүртесе харам (тыелу) айлары. Өчесе рәттән килә: зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррам һәм дүртенчесе – җөмәдәл-ахыр белән шәгъбан арасында булган раҗәб ае» (Имам Әл-Бохари хәдисләр җыентыгыннан)

Харам айлары тыелу айлары дип атала. Әгәр дә ел буена гөнаһ, харам гамәлләр эшләү тыелган икән, ошбу дүрт айда аларның харамлыгы, гөнаһлылыгы тагы да арта. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә аятьне дәвам итеп:

«Боларда [гөнаһ эшләү һәм гыйбадәтләрне кире кагу белән җаныгызны җәһәннәмгә атып] үз-үзегезгә золым итмәгез», – дип әйтә. «Әт-Тәүбә», 9:36

Аллаһының Расүле мөхәррам аен Аллаһының ае дип атап, ошбу айның фазыйләтен һәм дәрәҗәсен күтәрде. Димәк, бу ай Аллаһы өчен сөекле, бу айда эшләнелгән изгелекләр өстенрәк, бу айда эшләнелгән гөнаһлар авыррак булып тора.

Мөхәррам аенда сөннәт булып торган гамәлләрнең берсе – ул ураза тоту. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аллаһы Тәгалә өчен Рамазан аенда тотылган уразадан соң иң хәерлесе – мөхәррам аеныкы», – дип әйткән дидек. Димәк монда ул мөхәррам аеның өстенлеген билгеләп үтә.

Мөхәррам аеның 10 нчы көне – бу айның иң мөбарәк, олуг көне. Бу көн Гашурә көне дип атала. Гашурә көнендә ураза тоту Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте. Хәбәр ителгәнчә, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинәгә һиҗрәт кылганнан соң, андагы яһүдиләрнең бу көндә ураза тотуларын күргән. Моның сәбәбен сорагач, алар Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә бу көнне Муса галәйһиссәламнең халкы белән фиргавеннән котылуын һәм фиргавеннең һәлак ителүен әйткәннәр. Моңа Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Без Муса галәйһиссәламгә тагын да якынрак» – дип, шушы көндә мөселманнарга да ураза тотарга кушкан.

Әмма Рамазан аенда ураза тоту фарыз булгач, пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләренә Гашурә көнендә ураза тотарга боеруны туктаткан. Шулай да Гашурә көне уразасы сөннәт гамәл булып калган. Моннан тыш, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә
сәлләм), яһүдиләргә охшамас өчен, Гашурә көне уразасы алдыннан яки артыннан бер көн кушып ураза тотарга кушкан. Димәк, мөхәррамның 9 нчы һәм 10 нчы көннәрендә яисә мөхәррамның 10 нчы һәм 11 нче көннәрендә ураза тоту дөрес була.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мөхәррам аен Аллаһы ае дип билгеләве аңа дәрәҗә бирә. Бу сүзләр изгелекләр кылып, гыйбадәтләребезне арттырыр өчен җитәрлек сәбәп булырга тиеш.

Галимнәр иҗтиһады буенча, тыелган айлар – ул бәрәкәтле айлар, ягъни Раббыбызның бәрәкәт урнаштырган айлары булып тора.

Ә нәрсә соң ул бәрәкәт? Бәрәкәт – ул Аллаһының зур нигъмәте, бүләге. Бәрәкәт булганда аз гына акча да җитәрлек була, ике кешелек ризык та өч кешегә җитә, аз гына вакытта да күп эшләребезне эшләргә өлгереп була.

Шуңа күрә дә һәрнәрсәнең бәрәкәтен, бәрәкәтле булуын сорарга тиешбез. Мондый бәрәкәтле айлар бүгенге тынгысыз, вакыт җитмәгән тормышта аеруча да зур бүләк булып тора. Шуңа да без бу айларның бәрәкәтен алып калырга бурычлы, безгә бу айларны «Аллаһының ае» дип, олылап уздырырга, гамәл-гыйбадәтләребезне арттырырга кирәк.

Мөхәррам ае мөселманча яңа ел башлану ул, дидек. Димәк, без тормышыбызны яңадан, яңа биттән башлыйбыз. Яңа елга аяк басканда үткән елда кылган гамәлләребезгә күз салу, аларга бәя бирү гадәтен кертсәк иде. Һәрбер кешегә үз-үзенә хисап бирү мөһим. Тугры хәлиф Гомәр бине Әл-Хаттаб (радыяллаһу ганһе): «Сезгә хисап кылынганчы, үз-үзегезгә хисап кылыгыз. Гамәлләрегез үлчәнгәнче, үзегез гамәлләрегезне үлчәгез», – дип әйткән.

Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабуллардан әйләп, булган хата-кимчелекләребезне, гөнаһларыбызны гафу итсә иде. (мөхәррәм ае вәгазе)