Бәдрәфкә (туалетка) кергәндә һәм чыкканда укыла торган догалар.

Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога
اللهم إني أعوذ بك من الخبث والخبائث

Аллаһүммә инни әгүзү бикә минәл–хубçи үәл–хабәиç

Мәгънәсе: «Аллаһым! Шайтаннарның ир затыннан да, хатын затыннан да булганнарының зарарыннан Сиңа сыенамын»

Бәдрәфтән чыккач укыла торган дога

Әнәс (Аллаһ аңардан разый булсын) сүзләреннән тапшырылган хәдистә, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе булсын) бу очракта шундый дога кылган:

‏غُفْرَانَكَ ، الحَمْدُ لِلَّهِ الَّذي أذْهَبَ عَنِّي الأذَى وَعافانِي‏

Гуфраанәкә! Әлхәмдүлилләһи әлләҙи әҙһәбә гәнниләҙә үә гаафәәни

Мәгънәсе: «Гафу ит! Мине җәфалардан коткарган һәм мине савыктырган Аллаһка мактау булсын!».

(Ибн Мәҗаһ №301).

Бәдрәфкә барганнан соң без еш кына кече һәм олы йомышны җиңел генә үти алу мөмкинлеге сәламәтлегебез өчен никадәр кыйммәтле булуы хакында уйланмыйбыз, фикерләмибез. Ләкин бәдрәфкә гади генә барып килү дә зур җәфа китерә торган авырулар да бар бит.

Сәламәт кеше, кагыйдә буларак, сидек-җенес системасының нормаль эшләве турында уйланмый. Без моны шулай тиеш дип кабул итәбез. Әмма шуны истә тотарга кирәк: организмның артык матдәләрне нормаль бүлеп чыгару сәләте — ул бүләк, аның өчен без Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә тиешбез. Югарыда китерелгән догалар шул хакта искәртә.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: «Бөеклегем белән ант итеп әйтәм: әгәр миңа шөкер итсәгез, мин сезгә яхшылыкны арттырырмын, ә инде шөкер итмәсәгез, Минем җәзам бик каты!» («Ибраһим» сүрәсе, 7 аят). Димәк, дога кылсак һәм рәхмәт укысак, Аллаһы Тәгалә сәламәтлегебезне тагы да арттырыр һәм аны саклар. Шуңа күрә хәтта бәдрәфкә барганнан соң да дога кылырга, Аллаһка шөкер итәргә онытмагыз!