Яшенле яңгырлар җәйге эссе вакытларда була. Кара болытлар бергә җыела һәм көчле җил исә. Яшен яшьни, күк күкри, яңгыр ява, хәтта боз да яварга мөмкин. Болар барысы да кешеләрнең күңеленә  курку сала. Әмма иман китерүчеләр өчен бер юаныч бар: алар Аллаһы Тәгаләдән дога кылып Аңардан яклау, ярдәм сорый алалар.

Яшен вакытында укыла торган дога

Габдулла ибне Гомәр (Аллаһы Тәгалә аңардан канәгать булсын) яшенле яңгыр вакытында Аллаһның Рәсүле шундый сүзләр әйткәнен сөйләп калдырган:

«Аллахуммә, лә тактульнә бигадабикә, уә лә тухликнә бигазабикә, уа гафина каблә зәликә» (Тирмизи).

Тәрҗемәсе: «Йә Аллаһым, безне ачуың белән, газап биреп һәлак итмә һәм безне (бәла-казалардан) азат ит, ул-бу булганчы!»

Яшеннән саклану өчен тагын бер дога

Габдулла ибн Зөбәйр (Аллаһы аның белән канәгать булсын) яшенле яңгырлар вакытында шундый сүзләр әйткән:

«СубхәнәЛләзи йусаббихур-рагду бихәмдихи уәль-мәләә икәтү мин хыфәтихи» (Әл-Байхаки, Малик).

Тәрҗемәсе:  «Күк күкрәү (яшен) һәм фәрештәләр Аны мактап, Аңардан куркып данлаган Зат пакътыр!»