Ибн Абү Ддунья түбәндәге хәдисне тапшыра, ул хәдистә Мөаз ибн Җабалның мондый сүзләре китерелә:

«Мин Аллаһның Илчесенә (саллалаһу галәйһи уә сәлләм) бурычка батуым турында зарландым. Ул миннән: «Мөаз, син алардан (бурычлардан) котылырга телисеңме? » — дип сорады.». Мин: «Әлбәттә! » — дип җавап бирдем».  Шуннан соң ул миңа Коръән аятьләре укыды.

Ул укыган аятьләр – Әлү Гыймран сүрәсенең 26 һәм 27 нче аятьләре иде.

Гыймран сүрәсе 26-27 аятьләр

Гыймран сүрәсе 26-27 аятьләр. Бурычлардан котылу, байлык сорап укыла

26) КУЛИЛЛӘҺҮММӘ МӘӘЛИКӘЛ-МҮЛКИ ТҮ—ТИЛ МҮЛКӘ МӘНН ТӘШӘӘӘ-Ү, УӘ ТӘНЗИГҮЛ-МҮЛКӘ МИММӘҢҢ ТӘШӘӘӘ-Ү, УӘ ТҮГИЗЗҮ МӘҢҢ ТӘШӘӘӘ-Ү, УӘ ТҮҘИЛЛҮ МӘҢҢ ТӘШӘӘӘ-Ү БИЯДИКӘЛ-ХАЙР, ИННӘКӘ ГӘЛӘ КҮЛЛИ ШӘЙ-ИН КАДИИР.

 

27) ТҮҮЛИҖҮЛ ЛӘЙЛӘ ФИН-НӘҺӘРИ, УӘ ТҮЛИҖҮН-НӘҺАРА ФИЛ-ЛӘЙЛИ, УӘ ТУХЪРИҖУЛ ХӘЙЙӘ МИНӘЛ МӘЙЙИТИ, УӘ ТУХЪРИҖҮЛ МӘЙЙИТӘ МИНӘЛ ХӘЙЙИ, УӘ ТӘРЗУКУ МӘҢ ТӘШӘӘӘ-Ү БИҐАЙРИ ХИСӘӘБ.

Гымран сурэсе 26-27 аятлэренең татарча мәгънәсе

26) «(Расулем) Әйт: «И, падишаһлыкның хуҗасы Аллаһ! Син хакимлекне теләгәнеңә бирәсең, теләгәнеңнән тартып аласың; теләгәнеңне (дөньяда яки ахирәттә, яки икесендә дә) олылыйсың, теләгәнеңне (ике җиһанда да рисвай итеп) хур итәсең (һәм дәрәҗәсен төшерәсең). Бөтен яхшылык (һәм яманлык) — Синең генә хакимлегеңдә. Һичшиксез, Син — һәрнәрсәгә Кодрәтле.

27) Син (төннең бер өлешен киметеп, көнгә кушып) төнне көнгә кертәсең, (көннең бер өлешен киметеп, төнгә өстәп) көнне төнгә кертәсең; үледән терене чыгарасың, тередән үлене чыгарасың. Теләгәнеңне Син (тарлык һәм фәкыйрьлеккә төшермичә) хисапсыз ризыкландырасың».

Пәйгамбәребез югарыдагы аятьләрне укыгач артыннан шундый дога да кылган:

رَحْمنَ الدُّنْيَا وَالآخِرَةِ وَرِحِيمَهُمَا تُعْطِي مَنْ تَشَاءُ مِنْهَا وَتَمْنَعُ مَنْ تَشَاءُ ، ارْحَمْني رَحْمَةً تُغْنِيني بِهَا عَنْ رَحْمَةِ مَنْ سِوَاكَ

«Рахмәнүд-дунйа уәл-ахирати уә рахимәһүмә, түгтый мән тәшәә-ү минһә уә тәмнәгу мәңң тәшәә-ү, ирхамни рахмәтән түгнийни биһә гән рахмәти мәңң сиуәкә».

«Йә Рахмән һәм Рахимле булган, бу дөньяның һәм ахиратнең хуҗасы — Аллаһ! Үзеңнең рәхмәтең белән мине ризыкландыр һәм бурычларымнан азат ит».

Соңыннан пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәламе, салаватлары булсын) әйткән: «Боларны укысаң, син дөньяда булган бөтен алтынны бирергә тиеш булып бурычка батсаң да котылачаксың!» — дигән.

Бурычлардан котылу өчен тагы бер дога

اللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ الْهَمِّ وَالْحَزَنِ وَالْعَجْزِ وَالْكَسَلِ وَالْجُبْنِ وَالْبُخْلِ وَضَلَعِ الدَّيْنِ وَغَلَبَةِ الرِّجَالِ

«Аллаһуммә, инни әгүзү бикә минәл һәмми уәл-хәзәни, уәл-гаҗзи уәл-кәсәли, уәл-җүбни, уәл- бухли, уә доләгид-дәйни уә ғаләбәтир-риҗәл» 

 «Йә Аллаһым! Мин төшенкелеккә бирелүдән һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычка батудан һәм кешеләрнең зыян салуларыннан Сиңа сыенам».

Байлык сорап дога кылырга ярыймы?

Тормышта төрле хәлләр була. Кайвакыт авыр матди хәлдә калырга туры килә. Шуңа да Аллаһудан мал — мөлкәт сорап дога кылу хәләлдер.

Шунысын да әйтергә кирәк, сүз патша сарае кебек йортлар, кыйммәтле машиналар һәм алтын таулары турында бармый. Динебез буенча байлык — бурычлардан азат булу, акча эшләү мөмкинлеге (сәламәт булу), балаларын киендерү-ашату, тормыш өчен кирәкле әйберләрне сатып алу һ. б.