«Раббәнә догасы» – мөселманнар иң еш укый торган догаларның берсе. Әлеге дога һәрбер намаз эчендә укыла. Аны шулай ук, намаздан тыш вакытларда да еш кылу киңәш ителә. Чөнки бу дога, кыска гына булуына карамастан, үз эченә тирән мәгънә сыйдырган. Әлеге кыска гына догада, мөэмин-мөселман Раббысыннан бу дөньяда да, вафатыннан соң килә торган ахират тормышы өчен дә яхшылык сорый, ут газабыннан саклавын үтенә.

Бу доганы һәрбер мөселман белергә һәм аны һәрвакыт кылырга тиеш. Балаларыгызга, оныкларыгызга да ятлатыгыз, чөнки ул бик кыска һәм җиңел ятланыла.

Раббана догасы: гарәпчә язылышы

رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ

Раббәнә догасы (текст на татарском языке)

Раббәнәә әәтинә фид-дунйәә хәсәнәтән
Уә фил-әәхыйрати хәсәнәтән
Уә кыйнәә гәз̣әәбән-нәәръ»

Доганың татарча мәгънәсе

«Йә Раббыбыз!
Безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә яхшылык бир.
Безне җәһәннәм уты газабыннан сакла»