Бәрәкәтле рәҗәб ае акрынлап ахырына якынлаша. Бу айның 26-сыннан 27сенә каршы кичендә, кояш баегач, бөтен дөнья мөселманнары Миграҗ кичәсен каршы алалар.

Миграҗ 2024 елда кайчан, ничек үткәрергә?

2024 елда Миграж төне 6-7 февраль көннәре арасындагы кичәдә була. Бу кичәдә мөселманнар гыйбадәт кылырга тырышалар: көндез ураза тоталар, кичтән Коръән укыйлар, догалар кылалар, Аллаһыдан гөнаһларны кичерүен сорыйлар, салаватлар әйтәләр һ. б.

Исламда Миграж кичәсе

Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәламе һәм салаваты булсын) хәдисләренә караганда, ул кичне Расүлуллаһ, Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле булган рәвештә күкләргә ашып, элеккеге пәйгамбәрләрнең җаннары берлә сөйләшеп, фәрештәләрне һәм оҗмах, тамугны, тагын Аллаһы Тәгаләнең әллә нинди гаҗәп могҗизаларын күреп, Хак Тәгалә берлә сөйләшкән кичтер.

Шул кичне мөселманнарга биш вакыт намаз фарыз булмыштыр. Расүлуллаһ Мәккә шәһәрендә Кәгъбә янында йокымсырап утырганда янына Җәбраил фәрештә килеп, Расүлуллаһны Кодес шәһәрендәге (Иерусалим) Бәйт-ул-Мөкаддәс исемле мәчеткә алып барып, аннан күккә ашырып, һәртөрле гаҗәеп тамаша кылдырып йөргән, соңыннан алып киткән урынына китереп куйган.

Расүлуллаһның ни рәвештә күккә менүе безгә бөтен тулылыгы белән мәгълүм түгелдер. Бары ул Аллаһы Тәгаләнең кодрәте берлә шул кадәр җирләрне күреп кайтканчы аның киткән урыны да суынмаган була.

Менә бу кичне, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә гаҗәпләнеп, Аңа мең төрле шөкерана кылып, гөнаһлардан тәүбә итеп, Хак Тәгаләнең рәхмәтен эстәп үткәрү һәм үзебезнең ахирәт җәфаларыннан котылуыбызга бик зур ярдәмче булган биш вакыт намаз уку фарыз булып, Аллаһының рәхмәте иңгән көн булганлыктан, шатлыклы көн булып саналадыр.